|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2021 Фаҗига
Татарстанда, янгын чыгып, тагын өч кешенең гомере өзелгән
Бүген төнлә Әлмәт районының Колшәрип авылында шәхси йортта янгын чыккан. Янгында 3 кешенең гомере өзелгән. Бүген иртәнге өчтә 101 янгын саклыгы хезмәтенә хәбәр килеп ирешә. Бүрәнә йортта килеп чыккан янгын 100 квадрат метр мәйданны биләгән булган. Янгын сүндергән вакытта бер ирнең мәете табыла. Ә бөтенләй сүндереп бетергәч тагын икенче ир кешенең һәм өченче кешенең гәүдәсенең янганнан калган өлешләрен табалар.
Хәзер янгында үлүчеләрнең шәхесләре һәм янгын сәбәпләре ачыклана.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе
--- |
Иң күп укылган
|