|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2021 Язмыш
Тинчуринлылар Наил Шәйхетдиновны искә алдыБүген Тинчурин театры коллективы Самосырово бистәсе янындагы мөселман зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберен зиярәт кылды. Якыннары, хезмәттәшләре күренекле сәхнә остасын искә алды, рухына дога кылды. Әлеге чара аның туган көне уңаеннан оештырылды. 1 нче март Наил Шәйхетдиновка 80 яшь тулган булыр иде. Наил Шәйхетдинов 1941 нче елның 1 нче мартында Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. 50 ел театрда эшләү дәверендә ул Хуҗа (Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Әкбәр (И.Юзеев «Кыр казлары артыннан»), Гайфи (Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай!»), Зыя (Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым»), Юныс хаҗи (Ш.Камал «Хаҗи әфәнде өйләнә»), Мәлик Рәййан (Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха») һәм башка тамашачылар күңелен яулаган бихисап рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|