|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2021 Сәясәт
Горбачёв юбилеен Zoom-да үткәрәСССРның элекке президенты Михаил Горбачев үзенең 90 яшьлек юбилеен Zoom платформасында үткәрә. Горбачёвның якын-тирәсендәге чыганак сөйләвенчә, СССРның тәүге президенты бәйрәмне үзенең дуслары һәм көрәштәшләре белән үткәрергә ниятли. Горбачёв үзе исә төрле лидерлардан һәм гади гражданнардан да котлаулар кабул итә башлавын сөйләгән. Ул аларны мотлак бастырып чыгарырга вәгъдә иткән.
Моңа кадәр Михаил Горбачёв үзгәртеп кору хакында гомеренең төп эше дип сөйләде. “Ил эчендә төп ирешелгәннәр – кешеләр ирекле булды, тоталитар системага нокта куелды”, – диде сәясәтче. Аның сүзләренчә, халыкара аренада үзгәртеп коруның төп казанышлары “салкын сугыш”ның тәмамлануы һәм атом-төш кораллануның шактый кыскаруыннан гыйбарәт.
Бүген Горбачёвка 90 яшь тула. Сәясәтче СССРны 1985 елдан алып аның таркалуына кадәр (1991) җитәкләде.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: politika-v-rashke.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|