|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2021 Җәмгыять
Беренче эш көнендә үк акча тулы букча белән качкан кондукторны эзлиләрКазанда беренче эш көнендә билет сатудан җыелган табыш белән качкан кондукторны эзлиләр. Бу хакта ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде. Әлеге хәл беренче мартта кичке сәгать алтыда "Химиклар мәдәният йорты" тукталышында 37 нче номерлы маршрут автобусында килеп чыккан.
Кондуктор, акча тулы сумканы алып качкан. Букчада өч мең ярым сум чамасы акча булган. Йөртүче аны куып тотарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган.
"Кондуктор бүген эшкә беренче көн чыкты. Пассажирлар ташучы оешма гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер ир-атны эзләү бара", - дип ачыклык кертте Темляков.
--- |
Иң күп укылган
|