|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2021 Шоу-бизнес
"Нигә ул турыда сөйләргә?" - Җырчы Гөлназ Закирова икенче бәбиен көтәҖырчы, композитор Гөлназ Закирова (танылган композитор Илгиз Закировның кызы) икенче тапкыр әни булырга җыена. Гөлназның йөкле икәнен “Яңа татар җыры” конкурсының гала-концертында күрдек. Ул Роберт Миңнуллинның “И, йөрәгем” шигыренә көй язып, беренче урынга - 200 мең сум премиягә ия булды.
Гөлназ Закирова үзе йөкле булуы турында сөйләргә теләми. “Йөклелек - хатын-кыз өчен гадәти күренеш. Нигә ул турыда сөйләргә?” - ди ул. Баланың кем икәне билгеле булса да, Гөлназ әлегә сер итеп калдырды. Сабый җәй көне туачак, Аллаһы боерса.
Бүгенге көндә Гөлназ тормыш иптәше белән 6 яшьлек ул үстерә.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|