|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2021 Мәдәният
Валдис Пельш Беренче канал өчен Татарстан турында 15 млн сумлык фильм төшерәБыел язын “Татарстан. Дорогами открытий” дигән фильм төшерә башлыйлар. Ул халыкның киң катлавына аз мәгълүм булган гүзәл почмакларыбызга багышлана. Премьерасы быел декабрь аена билгеләнгән. Фильмны Валдис Пельш компаниясе төшерә. “Язын Татарстан турында зур кино төшерә башлыйбыз. Республика буйлап сәяхәт булачак бу. Анда без үз маршрутыбызны тәкъдим итәчәкбез. Үзебезне кызыксындырган һәм гаҗәпсендергән әйберләр турында сөйләячәкбез. Таныш булмаган урыннарга, кечкенә шәһәрләр һәм авылларга күбрәк урын бирәчәкбез”, – дип билгеләп үткән Пельш.
Шул ук вакытта ул Казанга, аерым алганда, Кремльгә багышланган фильмнарның күп булуын искәрткән.
Пельш командасы май һәм сентябрь айларында Татарстанга ике тапкыр килеп, үзләрен кызыксындырган урыннарда булачак.
Россия продюсеры әйтүенчә, фильм кимендә 15 миллион сумга төшәчәк. Проект спонсорларыннан берсе – “Ак Барс” банкы.
Фильм Беренче канал аша күрсәтеләчәк, шулай ук YouTube каналына урнаштырыла. Валдис Пельш алып баручы һәм продюсер булачак.
Фото: Известия
--- |
Иң күп укылган
|