|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2021 Мәдәният
Татар моңына булган мондый караш телебезгә карата һөҗүмнең бер өлеше
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Кабат кабат укып чыктым Биектау районыннан Г.Туктаровның 14 гыйнвар санындагы татар моңы турындагы язмасын. Феноменаль татар моңнарына мондый тискәре карашны алга сөрү соңгы вакытларда ешая барганы сизелә һәм, беркемгә дә сер түгел, сәхнәләрне, Туфан ага Миңнуллин әйтмешли, “шырды-бырды” җырларны фанерага җырлаучылар (җырчылар түгел) тутырганы да күренеп тора.
Автор каләмдәшебез Әхтәм Зариповның “моңлы көй ул энергия чыганагы” дигән фикере белән килешә алмый һәм профессор Мәхмүт Нигъмәтҗановның “моңлану, зарлану ул татарның биш йөз ел изелүе нәтиҗәсе, безгә моңлануны туктатырга кирәк” дигән сүзләрен өлге итеп ала.
Дөрес, биш йөз ел изелү татарның җырына, моңына бик зур йогынты ясаган. Ләкин татар моңының тарихы тирәндәрәк ята, ул мең еллар элек җир шарының кендеге булган Алтай тауларыннан чыккан төрки бабаларыбыз тарихына, Монголия, Кытай киңлекләренә, Себер далаларына барып тоташа. Ул моңнар моңаеп утырудан түгел, ә Алтай, Урал кыяларына басып, тау бөркетләренә кушылып, күкрәген киереп җырлар сузудан, атына атланып иксез-чиксез далаларына үтеп, Иртыш, Убыл (Обь), Идел елгаларын кичеп, көнбатыш Европага кадәр барып җиткән бабаларыбыз мирасларыннан барлыкка килгән.
Бу урында 2011 елда Пекин шәһәрендә үткән Кытайның “Голос”ында җиңеп чыккан 10 яшьлек Удаму исемле монгол малаеның җырын тыңлап карарга кинәш итәм (ул интернетта бар). Моңы белән жюри әгъзаларын гына түгел, бөтен залны елаткан бу баланың моңы — нәкъ татар моңы, аны тыңлап туя алмассың. Япон (алар да Алтай җирләреннән чыккан халык дип исәпләнә), кытай җырлары моңнарының татарныкы белән якын булуы да шуны раслый. Тагын бер мисал — башкортлар безнең халык кебек изелүләрне күрмәсә-белмәсә дә, безнең моңнарыбыз бер һәм сокланырлык могҗиза. Андый моңның башка халыкларда сирәк күренүе турында язгаладылар (автор әйткәнчә, моң ул “минор” түгел), ләкин Әхтәм Зарипов дөрес әйтә: әле бу турыда язулар, фикер алышулар юк. Бер профессор фикерләре генә чын хакыйкать булып бетә алмый — икенче, өченче профессорларның, галимнәрнең, белгечләрнең фикерләре булуы зарур.
Ә керәшен татарлары моңнары турында ни әйтер идегез?! Алар да бит чукынмаган татарлар күргән газапларны күрмәгәннәр, ә моңнарыбыз шулай ук бер, чөнки аларның да нәсел башлары төрки бабаларыбызга барып тоташа.
Автор Гаяз Исхакый фикерләренә дә таяна. Гаяз Исхакый бөек шәхес булса да, аның “ике йөз елдан соң татар халкы бетә, моңлык шуның бер сыйфаты” дигән фикерләре бүгенге көндә бәхәсле, чөнки дөнья бик тиз үзгәрә. Әнә бит, урыс халкының үз теленең, җырының хәле дә бүген безнекеннән әллә ни яхшы түгел. Белмәссең бу дөньяны — Украина, Балтик буе республикалары рус теленә каршы көрәшә, ә Русиядә татар теленә каршы көрәш бара. Бүгенге урыс теленнән инглиз, немец, латынь, татар сүзләрен алып атып карагыз — нәрсә калганын күргәч исегез китәр һәм уйга калырсыз. Урамдагы белдерүләрнең яртысыннан күбесе инглиз телендә (хәзер кибет хезмәткәре дә — мерчендайзер). Бу урында бер мәзәк искә төште. Хуҗа Насретдин бәхәсләшеп, әмирнең ишәген 25 елда сөйләшергә өйрәтергә алына. Дуслары оттырасың бит дигәч, “юк, 25 елда йә ишәк үлә, йә әмир үлә” дип җавап бирә. Ярар, вакыт күрсәтер бу вәзгыять ниләргә алып барганын, сүзебез бит татар моңы турында.
Инде бу турыда Җәүдәт Фәйзи язганнарга килсәк, кайбер иске татар җырлары хәзер җырланмый, онытылалар. Димәк, халык күңелендә төпле урын ала алмаганнар. Табигый хәл. Ул да “Кәләү Гайшә”, “Майчы Габдрахман” кебек җырлар турында шундый фикердә торгандыр. Аның тарафыннан халык җырларын моң дип атау моңны инкарь итү түгел, ә башка бер баскычка кую, минемчә.
“Гомумән, татар элек авыз күтәреп җырлап йөрмәгәндер, аның әле гармуны да булмаган. Чабата үргәндә, чыпта сукканда авыз эченнән шыңшыган, шуның белән шул”, — дип яза автор. Бу сүзләрдә татар халкына хөрмәт дигән нәрсә күренми (ничек инде гармуны да булмаган халыкны хөрмәт итсен ул). Дөрес, татар авызын күтәреп җырлап йөрмәгән (алай исерек кеше генә йөри, ә татарлар аракы эчмәгәннәр). Нинди кысуларга, җәберләүләргә карамастан, татар эшләгән, сәүдә иткән, мәхәлләләр оештырган, үз акчасына мәдрәсәләр салып укыган, шуңа күрә Русиядә иң белемле милләт булган, хәтта хатын-кызлары да Сорбонна университетларында укыганнар (XIX гасырда дистәгә якын татар хатын-кызының анда белем алганы билгеле). Бу урында шулай ук XIX гасыр башларында Казанда яшәгән немец галиме Карл Фуксның татарлар турында язып калдырган истәлекләрен китерү урынлы булыр. “Казан татарлары арасында укымаган кешене табу гаҗәеп тоелыр, гомумән әйткәндә, бу халык башка кайберәүләргә, хәтта европалыларга карганда да белемлерәк. Татар укый-яза белмәсә, якташлары тарафыннан кимсетелә, һәм җәмәгать кешесе буларак, аны хөрмәт итмиләр”, — дип язган ул.
Г.Туктаров язганча, Рәшит Ваһапов бик авыр шартларда яшәгән, ләкин аның өчен ул бит үз халкына ачу тотмаган. Барыбер моңлы җырлар җырлаган, шуның белән дан казанган һәм халык күңеленә кереп калган. Бүгенге “җырлаучылар” кебек (халык аларны “эх”лар дип атый, чөнки алар ике җырның берсен “эх” дип тәмамлыйлар) өч-дүрт нотадан, яки берничә җырдан җыелган ноталардан торган җырлар җырлап йөрсә, сез аның турында бүген язмаган да, искә дә алмаган булыр идегез. Нишләтәсең, Русия дигән дәүләттә мондый хәл бик күп талант ияләренең язмышы. Әнә бит, Туфан Миңнуллин да иҗатының беренче елларында гаиләсе белән тимер юл янындагы караңгы бер почмакка урнашкан ике катлы агач баракның җиде квадрат метрлы бүлмәсендә яшәгән, ә аның өчен халкына үпкә белдермәде, киресенчә, халкым, милләтем дип янып дөнья куйды (урыны оҗмахта булсын). Андый мисаллар татар халкында бихисап.
Татар моңына булган мондый карашлар телебезгә карата һөҗүмнең бер өлеше ул. Телне бетереп, моңны, җырны калдыра алмыйлар бит инде.
Берничә ел элек “Голос. Дети” конкурсында татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова халкыбызның моңлы “Идел”ен җырлап, тыңлаучыларны таң калдырган иде һәм аларның тавыш бирүе нәтиҗәсендә генә (жюри каршы килсә дә) җиңүчеләр рәтенә кертелде. Бу татар моңының һәр халык күңеленә дә кереп утыра алырлык аһәң, көч икәнен раслый торган тагын бер дәлил. Яки моң патшасы Сара Садыйкованың җырларын тыңлап карагыз. Алар һәрберсе моңлы, ләкин бер-берсенә охшамаган. Алар ниндидер аңлатып булмый торган сихри көчкә ия. Халкыбызга Ходай биргән бу серле көчне саклау, алга илтү һәм киләчәк буыннарга калдыру турында уйларга кирәк. Иншалла, бүген дә бар андый моңлы чын татар җырлары. “Һаман яратам” (Ф.Хатипов), “Мәк чәчәген өздем” (М.Макаров) “Күрәсем килгән иде” (Г.Сәйфуллин) “Исеңдәме?” (Р.Хәсәнов) һәм башка бик күп шундый җырларны тыңлап, халкыбыз бүген дә моңланып утырмый, ә бик күп өлкәләрдә алга бара һәм үрнәк булып тора.
“Илһамнардан Илһамнарга” кебек матур тапшырулар да аз түгел. Чын моңлы җырлар белән халкыбызны сөендерүче талантлы җырчыларыбыз да җитәрлек, шуңа күрә “әгәр җентекләп карасак, моңлы булуның да асыл мәгънәсе — мохтаҗ булу димәктер” дигән фикерегезне дә бу дәлилләр инкарь итә. Ә инде, сез язганча, мәдәният министрлыгында әйдә татар моңын үстерик дип утыручылар бар икән, моңыбыз сакланыр дигән өметләр сүнмәс, иншалла.
Шигем юк, “Үзгәреш җилләре” кебек фестивальләр дә кирәк. Бер урында таптанып торып булмаганы билгеле. Ләкин алар татар моңын ят итүче, үз милләтен хөрмәт итмәүче кешеләргә киртә куючы, ә Ходай биргән сәләткә ия шәхесләрнең тырыш иҗатын алга сөрүче (талантны 10 процент Ходай бирсә, 90 проценты тырышлык дип әйтә иде шул ук Туфан ага) көч булырга тиеш. Алга бару көче.
Сез китергән тарихи “Кыйссаи Йосыф”тан “Һичкем моңлы булып калмасын гарип, Мәэюс булып илгә көнгә тилмереп” дигән шигъри юллар да, минемчә, моңаеп утырырга түгел, ә алга барырга өнди. Язмамны Муса Җәлилнең шигъри юллары белән тәмамлыйм:
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
P.S. Шулай да сезнең бу язмагыз урынлы дип саныйм, чөнки фикерләребез белән уртаклашу, бәхәсләшү уртак тел табу юлына басуда этәргеч, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда бер файдалы эш булыр дип уйлыйм һәм тагын бер тарихи әсәр — “Идегәй” дастаныннан шигъри юллар китерәм:
Ком җыелып таш булмас,
Кол җыелып баш булмас.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Х.ГАЗИЕВ. Казан
--- |
Иң күп укылган
|