поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
28.09.2010 Җәмгыять

АК АТКА АТЛАНГАН ПРИНЦ: ЧЫНБАРЛЫКМЫ ӘЛЛӘ МИФМЫ?

Бу юллар бүгенге көндә актуаль яңгырыйлармы икән? Ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы гадәти мөнәсәбәтләр һәм төрле социальрольләр узган чорда калдылар. Җәмгыять транспортында көчле ир затлары хатын-кызларга урын да бирмиләр, кайчагында аларны киң җилкәләре белән этеп тә егалар. Авыр чакта аңа ярдәм кулы да сузмыйлар, үзләреннән алда үткщреп җибәрмиләр, оялмыйча, гүзәл затларга әшәке сүзләр сөйлиләр.

Әгәр ниндидер бәндә аларның авыр сумкаларын базардан алып кайтырга ярдәм итәргә җыенса, хатын-кыз аңа угрыга караган шикелле карый.

 

Шуңә күрәдер, елдан-ел хатын-кызларга кияүгә чыгуы авырая бара. Ул бит бердәнберен, кабатланмас егетен эзли.

 

Ир-атлар хатын-кызларның кияүгә чыгуларын аларның иң зур хыялы дип уйлыйлар. Шуңа күрә бәлагәткә ирешкән теләсә-кайсы кыз егетләр тарафыннан "ир эзләүче" буларак кабул ителә. Әгәр 25-28 яшьләрдәге җитешле тормыш белән яшәүче, яшь, чибәр, бәйсез, үз тормышы белән яши торган, ләкин кияүгә чыкмаган кыз көчле затлары тарафыннан "карт кыз" дип игълан ителә.

 

Бүген кызлар бер көнлектуй күлмәген һәм бөтен гомере буена фартукны кияргә ашыкмыйлар, андыйларнын саны арта бара. Еш кына бәйсез һәм җитешле тормыш белән яшәүче хатын-кызлар ак атка атланган принцларын очратмагач, бала табу белән генә чикләнеп калалар.

 

Хәзер сүзне мөселман хатын-кызлары турында алып барабыз. Аларның никахка карашы нидән гыйбарәт соң? Монда эш җиңелрәк тора, чөнки күбесе мәхәббәтсез дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кияүгә чыгарга әзер, ләкин күп кенә кызларыбыз барыбер үзенең ак атка атланган принцын көтеп тора. Андый бәндә дөньяда бармы икән ул? Әллә ул уйлап чыгарылган шәхес кенәме? Аның белән кызлар урамда очраткан һәрбер кешене чагыштыралар. Иң мөһиме, озак эзләгәннән соң, таба алмагач, кемгәдер кияүгә чыгып куялар, инде аның принцмы, түгелме икәнлеге әһәмиятле булмый башлый.

 

Никахка карата ислам диненең үзенең карашы бар. Ул күңелне тынычландыручы һәм йөрәкне илһамландыручы чара буларак карала. Бу - бер-берсен яратучы, хөрмәт итүче, бер-берсенә карата ихлас, сабыр булган ир-ат белән хатын-кызның уртак тормышы. Алар өйдә мәхәббәт халәте булдырырга, бала тәрбияләргә һәм бәхетле гаилә корырга тиешләр.

 

Һәрвакыт мөселманнарга никах мөнәсәбәтләренең мәхәббәт һәм аңлашу чыганагы икәнлеге әйтеп киленде. Коръәндә ир-атларның хатыннарына карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәте күрсәтелгән: "Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ире үлгән хатын, теләге булса, кияүгә чыксын. Әгәр хатыннарыгызны яратмасагыз, җәберләп тотмагыз, мәһәрен биреп, талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мәһәрләрегезне алып китүдән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мәһәрләрегезне бирмәсәгез, дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Өметледер сез яратмаган нәрсәдә Аллаһының күп яхшылык кылмаклыгы" ("Хатынныр", 19). Хатын-кыз исә гаиләдә тынычлык, җылылык шартларын тудырырга тиеш, чөнки ир аның белән янәшә үзен яхшы һәм җиңел хис итсен.

 

Никахка җиңел караш белән дә карарга ярамый, шулай ук, аның турында иллюзияләргә дә бирелергә кирәкми. Ышаныгыз, кешеләр җылы өйгә һәм гаиләгә мохтаҗлар.

 

Һәрбер кеше бәхетле булырга хаклы, ләкин аларның күбесе аны нәрсәдән эзләргә кирәк икәнен беләме икән?

 

Моның турында мин сорауларны мөселман хатын-кызларына бирергә булдым. Менә ул сорау:булачак ирегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?

 

Алсу (18 яшь, студент кыз):

 

 Беренче чиратта, минем дингә туры килә торган ир-ат булсын, мин мөселман кызы, булачак ирем дә ислам динендә булырга тиеш. Икенчедән, ул миннән дөньяви гыйлем буенча да, дини белем буенча да өстенрәк торсын. Әлбәттә, тормышы җитеш булса, бик яхшы булыр.

 

Наҗия (21 яшь, студент, эшли):

 

Мин ир-ат батыр, ышанычлы булырга тиеш дип уйлыйм. Мин үземне аның янында таш дивар артында торган шикелле хис итәргә телим. Иң мөһиме шул кеше күңеле белән яхшы булырга тиеш. Тышкы кыяфәте артык мөһим түгел. Бәндә хикмәтле булса, гаиләсе нык була. Байлыкны исә Аллаһы Тәгалә бирүче.

 

Индира (21 яшь, студент кыз):

 

Шәхсән минем өчен тышкы кыяфәт зур роль уйный. Әлбәттә, минем күңелемдә ир-атның билгеле-бер идеалы формалашты, ләкин әгәр бер кешене яратсам, аңа кияүгә чыгармын дип уйладым, хатта уп геге идеалга гуры килмәсә дә. Башка хатын-кызлар кебек үк, аның минем турында кайгыртуын, ышанычлы юлдаш булуын, авыр хәлдә калдырмавын теләр идем. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк соң?

 

Мәрьям (20 яшь, студент):

 

Беренче чиратта, мин ир-атны булачак әти буларак күз алдына китерәм. Шуңа күрә, аңа түбәндәге сыйфатлар хас булырга тиеш: җаваплылык, акыл, тынычлык, фикерли алу. Тормыш мәсьәләләренә аек акыл белән карарга кирәк, болытлар өстендә очучы, ак атка атланган принцны көтеп ятарга димәгән. Ир-атны бит хатын-кыз кеше. Ир никадәр яхшы булса, скульпторы да шулкадәр әйбәт дигән сүз.

 

Венера (23яшь,ирдән аерылган):

 

Ышаныгыз, ир кеше, беренче чиратта, күңеле белән ир-ат булырга тиеш, ә бала-чага түгел. Үзенең гамәлләре өчен җавап бирергә, җаваплылыкны үзенә алырга тиеш. Ирнен хатынын никадәрле хөрмәт итүе һәм аның фикерләренә колак сала да мөһим. Гаилә тормышы ул - ике кешенең бер-берсенә яраклашып яшәве. Ак атка атланган принцка килсәк, андыйлар Җир йөзендә бөтенләй юк, ул уйлап чыгарылган образ гына.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»