|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2021 Медицина
Ковид табибларның да гомерен өзә
Коронавирус аркасында килеп туган катлауланулар акрасында үлүчеләр саны, ни кызганыч, һаман арта бара. Алар арасында ак халатлылар да бар. Шушы көннәрдә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы күңелсез статистиканы – коронавирустан ничә табибның гомере өзелүен хәбәр итте. Медицина тармагында эшләүче 31 кеше ковид аркасында якты дөньядан киткән. Аларның 13е эш урынында коронавирус йоктырган булган.
Ведомствода әйтүләренчә, үлем очраклары буенча төгәл санны әлегә әйтеп булмый. Чөнки һәр очракны комиссия аерым тикшерә.
Исегезгә төшерәбез, республикада барлыгы 28 меңнән артык кешедә ковид расланды. Аларның 8 меңе – медицина учреждениеләре хезмәткәрләре.
Чыганак: bash.news
Фото: tvkrasnodar.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|