|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2021 Җәмгыять
Коммунальщиклар урамда келәм түшәгәннәрЛипецк шәһәре коммунальщиклары, урамдагы пычракны җиңә алмагач, тротуар плиткасы түшәр урынга келәм җәеп куйганнар. “Кантри” идарәче компаниясе су белән тәэмин итү системалары ремонтыннан соң барлыкка килгән даими рәвештә кипми һәм бетми торган пычра) белән көрәштә бу иң яхшы ысул дип тапкан. Шәһәрлеләр бу хәлдән көлә башлаганнар. “Асфальттагы чокырларны келәм белән ямарга була”, “Фотосессияләр вакыты”,”Покрышкалар җитми”, – дип язганнар кулланучылар социаль челтәрләрдә. Соңрак “ВКонтакте”дагы постларның берсендә шәһәр торак инспекциясе вәкиле моңа карата тикшерү үткәреләчәк дип язган.
“Тәүдә без бу кара туфрак һәм балчык тулы чокырга щебень түшәп караган идек, такталар җәйдек, әмма берни ярдәм итмәде. Соңыннан келәм түшәргә булдык, барысы да канәгать калды: беркем абынмый, егылмый, пычранмый. Бүгенге көнгә кадәр беркем дә зарланмады әле”, – дигәннәр “Кантри”да.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: gorod48.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|