|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2021 Могҗиза
Мөмкин хәлме: игезәкләрен 1,5 ай аерма белән тапканСанкт-Петербургта яшәүче Виктория ике ел элек игезәк сабыйларын 1,5 ай аерма белән тапкан булган. Хатын сүзләренчә, йөклелекнең бишенче аенда дәваханәгә эләккән. “26нчы атна ахырында эчем авырта башлады. Тикшергәч, табиблар мине бәби табарга җибәрде”, – ди Виктория. 2018 елның октябрендә Виктория Алёна исемле кыз бала таба. Сабый нибары бер килограмм авырлыкта була, тугач та аны реанимациягә урнаштыралар. Игезәкләрнең кечесе Василий исә бу вакытта ана карынында була.
Виктория сөйләвенчә, икенче бәбиен табуны көтеп ятканда табиблар аңа кызының хәле турында сөйләмәгәннәр. “Мин хәтта аны барып күрә дә алмадым, чөнки торырга ярамый иде”, – ди ана.
Бүгенге көндә Василий белән Алёна бер-берсеннән аерылгысыз, ди Виктория. “Балалар бик акыллы һәм үзаллылар. Үзләре ашый, йөриләр. Алёна гына таянып йөри, кызганычка каршы. Табиблар ДЦП диагнозы куйдылар”, – ди ана.
Хатын сүзләренчә, балаларга документлар рәсмиләштергән чакта күп функцияле үзәк хезмәткәрләре бу хәлгә ышанмаган. “Балалар гаиләгә алынган, яисә дәваханә документларында ялгышлык киткән дип уйладылар”, – ди Виктория.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: zaberemenet-dvoynei.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|