поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
25.02.2021 Дин

“Пандемия вакытында сәдака күләме ун тапкырга кимеде”

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин — 16 яшьтән Сарман район үзәк мәчетенә имам итеп билгеләнгән. Республикага гына түгел, илгә бер очрактыр бу. Дини гыйлемен арттырганнан соң, Сарман картлары, киңәшеп, аны районның имам мөхтәсибе итеп куйганнар.

Биредә биш ел эшләгән, аннан Түбән Кама шәһәрендәге дини идарәне унике ел җитәкләгән Йосыф хәзрәт хәзер Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имамы. Берничә дини китап, тирән эчтәлекле, үтемле йөзләгән аудио-видео вәгазьләр авторы, Казандагы “Приют” хәйрия оешмасының бер юнәлешен алып баручы, алты бала әтисе Йосыф хәзрәт белән мәчетләрнең бүгенге хәле, мохтаҗларга ярдәм итү юллары турында сөйләштек.

 
— Йосыф хәзрәт, укучыларыбызда иң беренче үсмер баланы ничек имам итеп куйганнар дигән сорау тугандыр. Сез муллалар нәселеннәнме әллә?
 
— Мин дин юлына бас­канда бер туганым да диндә түгел иде. Кызганыч, ике буын — әтием белән бабам, намазсыз киттеләр. Әмма бабам сөйләвенчә, аларга кадәрге бабамнар барысы да мәчет картлары булган. Дингә килүем үзе бер тарих. Дөресен генә әйткәндә, мин үскәндә бераз шуграк идем, укытучылар белән дә низаглар еш чыгып торды. Укысам, бик әйбәт укыйм, укымасам — берни укымыйм. Үзсүзле, кире идем, бу сыйфатлар хәзер дә юк түгел. Минем бабай да шундый булган. Мин имам булгач, ул мине янына утыртып: “Улым мөфтиләрне һәрвакыт тың­­ла, әмма үзеңчә эшлә”, — дип әйтә иде. “Яшь чак — юләр чак” дигәннән, ни өчендер 14-15 яшемдә ми­ңа мәктәпнең дә, үзем ту­ып-үскән Сарманның да кызыгы бетте. Шулай ниндидер кызык, яңалык эзләп йөргәндә, күрше малае муллалыкка укып кайтты да, аны Төркиягә укы­рга җибәрделәр. Шулвакыт, әнием дә “шунда бер ел укысаң, чит илгә китәсең икән” дигәч, Чаллыга “Нуретдин” мәдрәсәсенә барып карарга булдым. Аллаһының рәхмәте, шулай дин юлына кереп киттем. Анда нәрсә өйрәттеләр, барысын да ятлап бардым, хәтер яхшы булгандыр, күрәсең. Мәдрә­сәне вакытыннан алда тәмамладым. Хыялланган Истанбулдан чакыру да килде, әмма анда барасым килмәде. Аллаһның язмышы инде: туган якка тизрәк кайтып, туганнарыма, сыйныфташларыма белгәннәремне җиткерәсем килде. 16 яшем, сыйныфташларым 11дә укыйлар, ә мине Сарман мәчетенә мулла итеп куйдылар. Анда бер ел имам булып эшләдем дә, яңадан Чаллыга укырга киттем. Бер ел имамлык итү зур тәҗрибә булды: яңа мәдрәсәдә ник укыганымны инде белеп, аңлап укыдым.
 
— Кешеләр белән тыгыз эшләүче дин әһеле буларак әйтегез әле, бүген халык ничек, нинди уйлар белән яши? Никах, балага исем кушу, җеназага чакырудан тыш мәчеткә нинди гозерләр белән күбрәк киләләр? Әллә башына борчу төшкән кеше хәзер психологка бара, интернеттан ярдәм эзлиме икән?
 
— Шөкер, кешеләр мәчетләргә киләләр. Барысы да проблемалар белән психологларга йөрми, алар бер утырып сөйләшкән өчен ике-өч мең сум акча сорыйлар бит. Мәчетләр әлегә бәя куймый. Күптән түгел малайларга дин сабагы бирү өчен ир-ат остаз эзләдем. Резюмесын караганнан соң бер укытучыны чакырдым. Дини белемен алган, психология буенча курслар үткән. Миннән сорый: “Хә­зрәт, ә сез миңа күпме акча түли аласыз?” — ди. Мин аңа сәдака хисабына яшәвебезне, бик күп түли алмавыбызны аңлатып, эш хакын әйттем. Ул миңа карады да: “Хәзрәт, мин психолог буларак бер кеше белән күрешеп сөйләшүем ике мең ярым сум тора. Әгәр мин сез билгеләгән эш хакына ризалашсам, бәям төшәчәк бит”, — диде. Ә без алай акчага эшләмибез бит инде. Мин мәчеттә никах укысам яки балага исем кушсам: “Әнә, чыкканда сәдака тартмасы тора, шунда үзегезнең күңелегез кушканча, хәлегездән килгәнчә салыгыз”, — дип әйтәм. Йөз сум саламы, меңме — үз эше.
 
Мәчеткә төрле борчу белән киләләр. Гаилә мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм сораучылар шактый. Аларның мәчеткә килүләре бик яхшы, чөнки үзлектән тиз генә хәл итеп атучылар да шактый. Кайчандыр без никах укыган яшьләр киләләр. “Сезгә хәзрәт никахта сөйләгән иде бит, барыгыз, киңәшеп килегез әле”, — дип, кайберләрен әти-әниләре безгә юллый. Гаиләдә тынычлык нигездә мин-минлек, бер-береңә юл куя белмәүдән югала. Аннары кайбер тормыш күрмәгән яшь психологлар да утка май сибәләр. Зарын сөйләп килгән кызга “син бит яхшырак тормышка лаек, бу иреңә мө­киббән китеп ятма, аерыл” диләр. Дө­рес, кайбер ата ялкау, эшлексез, булдыксыз ирләрнең хатыннарына “кач аннан” дип әйтәсе дә ки­лә, әмма гаилә мәсьәләсендә ашы­гырга ярамый, син бит кешенең язмы­шын хәл итәсең. “Әйдә әле, ирең бе­лән дә сөйләшеп карыйк әле, аңлашып карыйк”, — дип, барыбер гаиләне сакларга тырышасың. Әмма, гаилә проблемалары котычкыч күп. Яшьләрнең тырышлык куясылары, сабыр итәселәре килми. Мин гел әйтәм: бүген хатыннарның бала ташыйсы, ирләрнең капчык ташыйсылары килми. Ялкаулык, сүлпәнлек, ваемсызлык — замана бәласе.
 
Аннан пандемия дә күп кешене борчыды. Чир ягыннан гына түгел, психик яктан да зур борчулар тудырды. Эш булмау, үзизоляциядә тору сәбәпле күпләрнең финанс яклары авырайды. Эшсезлек кешене бетерә бит ул.
 
— Мәчеткә акчалата ярдәм сорап килүчеләр бармы?
 
— Әлбәттә, киләләр. Күп кенә мәчетләр сукбайларга карата шактый кырыс позициядә тора. Кемнеңдер баласына операция ясатырга кирәк, кемнеңдер өе янган, кемдер юл һәлакәтенә эләккән — сынау дөньясы хәсрәтсез булмый инде. Әле менә сезгә кадәр генә бер гаилә килде “безгә бик тиз арада акча кирәк иде” дип.
 
— Мәчетләр үзләре дә сәдака хисабына гына яшәгәч, ярдәм итә аласызмы соң?
 
— Казан мәчетләре пандемиягә кадәр үзләрен-үзләрен асрап яшәргә тырышты. Ләкин менә шул үзизоляция чорында мәчетләр берничә ай бөтенләй ябылып торды, сәдака күләме ун тапкырга кимеде. Ә аңа карап мәчетнең ут, су, җылылык өчен түләүләре кимеми бит. Җитмәсә шул вакытта барлык сәдака җыела торган, урам якка куелган тартмабызны (тагын берничә мәчетнекен) ватып-җимереп, каерып алып киттеләр, бөтенләй сәдакасыз калдырдылар. Әле тартмасын да, чыгымланып, яңадан ясыйсы булды. Ил башлыгы барлык хезмәткәрләргә эш бирүче хисабына хезмәт хакы түләнергә тиеш дип әйтте дә әйтүен, без бит аны каяндыр алырга тиеш идек. Мәчет эшләмәде, шулай да хезмәткәрләргә барыбер акча биреп бардык. Шуңа мәчетләрнең барысы да минуска чыкты. Әле бүгенге көндә дә пандемиягә кадәр ай саен кергән сәдаканың яртысы гына керә. Шул авыр чакларда мөфтиебез ярдәм сорап президентка керде, республикадагы мең ярым мәчеткә бүлгәч, бик үк күп чыкмаса да, Аллаһның рәхмәте булсын, ярдәм күрсәтелде.
 
— Ярдәм сорап килүчеләргә үз хәлебез хәл шул әле дип аңлатып җибәрергә туры килә, димәк?
 
— Лаеклы, ярдәмгә чыннан да мохтаҗларга кулдан килгән кадәр булышабыз. Без бит мәчеттә генә утырмыйбыз, хәйрия эшләребез бар, шул юнәлешне алып баручы ватсап, телеграмм төркемнәребез бар. Мин хәйриячелек белән шөгыльләнүче егетләр, кызлар белән элемтәдә торам. Мәсәлән, узган атнада үзебезнең мәчеткә йөрүче егетебез килде, кызына Мәскәүдә 260 мең сумлык медицина тикшеренүе узарга, дәваланырга кирәк икән. “Лаеклы” дигәнем, әйтик, әлеге гаиләдә әти кеше эшли, әни авыру бала белән утыра, өлкән балалары да авырый икән. Шулай да үзләре тырышалар, кеше сыртыннан яшәмиләр, ләкин бүген аларның кирәкле сумманы чыгарып бирерлек мөмкинлекләре юк. Андыйларга ярдәм итүчесе табыла.
 
Тагын бер очрак: авыру баласын һәм әнисен караучы бер ханымга иске йортларын яңарту өчен дәүләт сертификат биргән, әмма 300 меңләп акчалары җитмәгән. Үз күзем белән күреп, чыннан да мохтаҗ икәнлекләренә инанганнан соң, хәйрия фондларына чыктым, алар миңа ике сәгатьтә акчаны җыеп бирделәр.
 
“Мөхәммәдия” мәд­рә­сәсендә укучы бер апаның өе янып бетте. Булган егетләребез аңа бер-ике айда яңа йорт салып бирделәр. Ләкин аннан соң безгә журналистлар мө­рәҗәгать итте: фәлән районда янгын булды, ике йорт бергә янган, аларга йорт салырга ярдәм кирәк диделәр. “Ярый, тәрәзә­ләренә булса да акча җыярбыз”, — дидем, ә йортны барып карагач, мин аның зурлыгына шаккаттым һәм: “Халыктан хәер сорашып, патша сарае салырга ярамый”, — дидем. Вәгъдә иткән сумманы бирдек, калганын үзегез карагыз дидек.
 
Чыннан да мохтаҗ булганнарга ярдәм табыла. Ләкин бүген мөселман хәйриячеләренең төп проблемалары — чын мохтаҗларны ачыклау: ялганчылар, мошенниклар түгелме икәнлекләрен белү, шушы эшне тәртипкә салу. Кайберәүләр, комсызларча имчәккә ябышкан бала кебек, хәйрия акчасын имеп, шуңа гына яшәмәкче булалар. Кешеләрдән акча җыю өчен әллә нинди хәйләләрен табалар. Шулар аркасында хәйриячеләр күпме чын мохтаҗ­лардан шикләнәләр. Шө­кер, бүген бердәм мәгълүмат үзәкләре оешып килә. Русиянең бүтән өлкәләре белән ватсап, телеграмм аша элемтәдә торабыз. Хәер сораучы була икән, алар аның фотосын да, мәгълүматларын да социаль челтәргә куялар һәм без кемнең, ни турында сүз алып барганын кү­рәбез.
 
— “Приют” үзәгендә эшегез нидән гыйбарәт?
 
— Дөресен генә әйткәндә, соңгы елда күңел хәйрия эшләренә тарта. Мөфтинең соравы буенча Казанның “Приют” үзәге бе­лән хезмәттәшлек итә­без. Ашату юнәлеше минем өстә. Бүгенге көндә шә­һәр­дә өч ноктабыз бар. Беренчесе Борһан Шаһиди урамында, икенчесе — Авангард, өченчесе Симонов урамында урнашкан. Дербышкида, 10нчы һәм “Жилплощадка” микрорайоннарында да нокталар ачу нияте бар. Бүгенге көндә көн саен 500 данә кайнар ризык әзерләп таратабыз. Корбанда 6-7 тонна ит җыйдык, халык ярмалар, майлар китереп тора. Ризыкны дүрт урында әзерлибез. Кабан арты мәчетендә генә 1000 өлеш ризык пешерү мөмкинлеге бар. Ел ахырына көн саен бездән кайнар ризык алучылар санын 1000 кешегә җиткерәсебез килә.
 
— Чын мохтаҗлар гына киләдер бит?
 
— Бар инде баш төзәтергә йөрүчеләр дә. Ләкин минус 20 градуста урамда йөрсә, исерек кеше катып үләчәк бит. Кайбер иганәчеләр, күрәсең, үз язмышларында төрле сәхифәләр булгандыр, безгә: “Исерекләрне ашатыгыз әле, һичьюгы, катып үлмәсеннәр”, — дип әйтәләр. Без бит инде мөселманнар, эчкечелек мәсьәләсенә катгый карыйбыз, исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма диләр. Ләкин алар белән дә сөйләшәбез инде, аралашабыз. Лаякыл икән, айныгач килерсең дибез. Һәр ноктага “хәвеф төймәсе” куйдырдык, ул-бу хәл булса, шундук килеп җитәләр, әмма әлегә ул төймәгә басарга туры килгәне юк.
 
“Приют” белән өч юнә­лештә эшлибез. Беренчесе: махсус машина белән Казан буйлап өйсез калганнарны җыеп, аларны юындырып, киендереп, ашатып, вакытлыча яшәү урыны биреп торудан гыйбарәт. Бүгенге көндә 50гә якын кешене кабул итә алабыз. Хезмәткәрләр урамда, подъездда яткан бомжны үгетләп-үгетләп “Приют”ка алып киләләр, аны юындырырга (аларның ни кадәр шакшы хәлдә булуын күз алдына китерәсез инде), айнытырга кирәк. Кайберләре җылы ятак күргәч 4-5 көн чык­мый йоклыйлар. Документларын табарга ярдәм итәбез, әле эш тә бирәбез. Төрле заводларга, берләшмәләргә хатлар җибәрәбез, аларга эшчеләр тәкъдим итәбез. Әллә кем­нәрне дә күрергә туры килә инде. Бервакыт бе­рәүне алып килделәр, кеше үтергән өчен 20 ел төрмәдә утырган, чыккан, аягын өшеткән, кискәннәр. Организмы загыйфь, көрәшә алмый, аягы чери, исенә бүлмәдә түзәрлек түгел. Бер сырхауханәгә алып киттек, анда алмадылар. Баш табиб белән сөйләшеп, икенче больницага салдылар, анда аягын яңадан кистеләр. Антибиотиклар белән дәваланып, больницадан чыккач, аны Картлар йортына озаттык.
 
Икенче юнәлеш турында әйтеп киттем инде, авыр хәлдә калганнарга бушлай ашату оештырабыз. Ә өченче юнәлеш: халыктан кулланышта булган киемнәр кабул итәбез. Җыелган киемнәрне төрле категорияләргә бүләбез, төп өлешен мохтаҗларга таратабыз. Кемдер киемнәрне бушлай алырга ояла, шуңа “Приют”ның төп пунктында, Борһан Шаһиди урамында, секенхенд кибете ачтык, анда киемнәрнең яхшыларын 50-100-200-500 сумга сатабыз. Кергән акча “Приют” чыгымнарын каплауга китә, чөнки үзәкнең чы­гым­нары да шактый.
 
Кайчак киемнәрне “Газель”гә төяп, бүтән төбәкләргә дә җибәрәбез.
 
Аллаһыга шөкер, кемнеңдер тормышын җиңеләйтә алсаң, ниндидер файдаң тисә, димәк, яшәвең заяга түгел.
 
Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»