поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.09.2010 Мәдәният

МОҢ ДӘРЬЯСЫНА КҮМЕЛЕП

Әле балачактан хәтеремдә, радиодан Илһам Шакиров тавышы ишетелсә, бөтен эшен ташлап, әбием өйгә йөгереп керә дә, дөньясын онытып, радиоалгычка иңә иде. Халкыбызның сөекле җырчысы Илһам Шакировның тавышы, җыры, моңы аңа никадәр көчле тәэсир иткәнен менә бүген генә, Филүс Каһировның концертыннан соң гына ныклап аңлый башладым кебек...

Без дә бит Илһам Шакировны, Әлфия Авзалованы, Фәридә Кудашеваларны тыңлап үскән балалар. Аларның тиңсез иҗаты ул вакытларда халык өчен гадәти бер хәл иде, чөнки зур сәхнәгә чыгарга базган җырчыларның тик талантлы, тик моңлы, тик профессионал булуы зарур иде ул чакларда.

 

Тора-бара татар җырының сыйфаты да, кадере дә беткәнен үзебез дә сизми калганбыз икән бит. Үзгәртеп кору елларында “сыйфат” сүзе “акча сугу” төшенчәсе белән алмаштырылды: төркем-төркем җырчылар сәхнәләребезне камап алдылар. Бераздан инде берсен икенчесеннән аеруы да кыенлаша башлады. Ачык кендекләрен күрсәтеп, мәгънәсез сүзләр сөйләп, кичә генә туган җырларны җырлап меңләгән "йолдыз"лар бүген дә илебез буйлап бер дә кимсенмичә акча җыю белән шөгыльләнәләр. Халык та аларның концертларына күпләп йөри, тик менә беркөнлек мондый «күбәләк»ләр җырлаганда кырык эшен кырык якка ташлап радио яисә телевизор янына йөгереп килүчеләрне күргәнем булмады башка....

 

Самара якларында әле популярлык яулап өлгермәгән Филүс Каһиров концерты афишасын күргәч, биредәге халык та билет сатып алырга әллә ни ашыкмады. Шулай да, үткән шимбә кичендә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сарае залы әкренләп халык белән тулды, дияргә дә була. Моның өчен татар җанлы «ак байларыбыз» Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинга, Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиулловка, Илшат Алмаз улы Бикташевка рәхмәт әйтергә кирәктер, чөнки алар билетларның бер өлешен үз акчаларына сатып алып, тамашачыларга бушлай тараттылар һәм татарларыбыз шимбә кичендә Мәдәният сараена юл тоттылар. Күпләр бу яшь артистның кем икәнлеген дә белмәгәннәрдер, мөгаен. Кайбер сәнгать сөючеләр генә «Татарстан-яңа гасыр» телевидениесе аша Филүс Каһиров турында ишетеп белеп, Татарстанның «алтын тавышы»н тыңларга махсус килгәннәр иде.

 

Концертның гадәти булмавы аның беренче ноталарыннан ук сизелде. Яшь җырчы Филүс Каһиров сәхнәгә чыгып, киң елга агышын хәтерләткән иркен тавышы белән “Кара урман”ны сузып җибәрүгә, тамашачы ниндидер сихри көч өермәсендә бөтерелеп, бөек сәнгать дәръясына кереп китте. Башкаручының бәрхет тавышы, затлы тембры, тирән хисле тыңлаучы күңеленә хуш килерлек җырларны башкаруы, заман шаукымына бирешмичә, остазлары Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев юлыннан эзгә-эз атлап баруы күңелләрне тәмам яулады. Онытылып баручы “Саумы, кояш”, “Исеңдәме?”, “Таң җиле”, “Яшьлек”, “Кышкы романс”, “Җиз кыңгырау моңнары” кебек классикага әверелгән җырларыбызны халык бу кичне үзе өчен яңадан ачты һәм таң калды: менә нинди бит ул, татар җыры! Менә нинди була икән ул – тавыш диапазоны! Күптән мондый тетрәнү кичергәне булмаган тамашачы Филүсне ихлас күңеленнән чәчәкләргә күмде, аңа озын иҗади гомер теләде. Апа-әбиләрнең “Күз генә тимәсен инде үзеңә, балакаем”, – дип, догаларын пышылдый-пышылдый тамаша залыннан чыгып баруларын күргән һәркем бүген Самарага, гомумән дөньяга татарның асыл улы килүен ныклап аңлагандыр дип уйлыйм.

 

Кем соң ул, шундый тирән талант иясе? Моннан бер ел элек уздырылган Рәшит Ваһапов исемендәге IV Халыкара татар җыры фестиваленең ачышы, шунда Гран-при бүләген яулаган Филүс Каһировны белгечләр хәзер бүгенге заман башкаручылары арасыннан “Татарстанның алтын тавышы” дип аерымлыйлар. Ә Филүс тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Моң аңа ана сөте белән кергән диләр. Килем авылында яшәүче әтисе – гармунчы, әнисе җырчы аның. Кечкенә Филүснең җырлавын ишеткән кешеләр аңа укуын музыка белән бәйләргә киңәш иткәннәр һәм егет сигезенче классны тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Октябрьск шәһәренең музыка училищесына укырга барып керә. Аның музыка укытучысы Галия Мусина училищега йөз елга бер туа торган тавыш иясе килеп эләккәнен аңлап алып, яшүсмернең әле үзгәрешчән тавышын кадерләп үстерә. Егет шул елларда төрле конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулап ала башлый, ә инде Казан консерваториясе профессоры, атаклы җырчы Зилә Сөнгатуллина классына укырга кергәч, аның таланты тагын да үсеп китә. Гади авыл малаеның сәхнәдә үз-үзен тотышы да хәзер аристократларча – Филүс тыйнак та, һәм шул ук вакытта үз бәясен дә яхшы белә. Ул беркайчан да алга сикереп чыкмас, башта хатын-кызга, музыкантларга юл бирер.

 

Рәшит Ваһапов фестиваленең дәвамы булган Самарада, башка шәһәр һәм авылларда барган бу концерт турын оештыручы “Идел” журналының баш мөхәррире, татар культурасының Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонды рәисе Рифат Фәттахов Филүс Каһиров группасына шундый ук талантлы иҗади кешеләрне җыя алган. Концертны алып баручы юморист язучы Камил Кәримовны гына алыйк. Сөйләме матур, шаярулары тотрыклы, текстлары җиңел генә булып күренсә дә, юллар арасыннан көчле сатира мөгезе да күренгәләп ала.

 

Программаның тагын бер бизәге – яшь җырчы Лилиана Газизова да Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең лауреаты. Ул – латыш татары. Үзе белән сәхнә артында бераз сөйләшеп алырга туры килгән иде: татарчасы бик әллә ни түгел түгелен. Ләкин кыз бик тырыша, ашыкмыйча, җайлап кына рус сүзләре кыстырмаска тырышып, җавабын бирә, ә җырлаганда Казан татары диярсең, интонацияләре “чын безнеңчә, матур көй” булып яңгырый. Лилиананың да тавыш тембры үзенчәлекле, ул Филүснең тавышына туры ук килеп тора. Кызганыч, алар бергәләп дуэт белән генә җырламадылар бу юлы.

 

Ә инде шушы җырларны тагын да бизәп, катлаулы аранжировкалар башкара алган “Мирас” инструменталь ансамбле коллективының профессиональлеге аерым мактауга лаек. Тамашачыда ансамбльнең төзелеше зур кызыксыну уятты: биредә баян һәм синтезатор, курай һәм барабанны бергә күрергә була. Ә кушылып уйнаганда алар йөрәкне кысып-кысып куя торган гаҗәеп татар көен барлыкка китерәләр.

 

Шушындый профессионалларга Литвинов мәдәният сарае сәхнәсе беренче чыгышлары өчен ярап торса, Филүснең Самарага икенче килүендә оештыручыларга аңа филармония бинасын бирергә кирәк булыр дип уйлыйм. Һичшиксез, бу искиткеч талант иясенең алтын тавышы моңа лаек һәм без аны шулай зурларга тиешбез дә.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 39 | 25.09.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»