поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.02.2021 Авыл

Югалган авылларны барлыйбыз

16 февральдә Камышлы район китапханәсендә Самара татарлары тарихын өйрәнүче Шамил Хәйдәр улы Галимов җитәкчелегендә басылып чыккан “Татарские села Самарского края. Исторические очерки” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырылды.

пропагандалау эшенең бер өлеше. Үткән елларда без егермедән артык китап, төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган китапчыклар бастырдык, унга якын истәлекле такта урнаштырдык (шуларның берсе – сезнең районда Иске Ярмәк авылында атаклы гармун ясаучы Гали Гәрәев яшәгән йортка куелды), дүрт һәйкәл ачтык, өч фәнни конференция оештырдык. Бу проектлар Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Самара өлкә хөкүмәте биргән грант акчаларына эшләнә, җитмәгәнен хөр-мәтле иганәчеләребез - спонсорлар каплый. Шуларның берсе - шушы залда утыручы өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горланов, - дип башлады чараны Шамил Галимов.
 
Укучыларга тәкъдим ителгән яңа китап - авторның Самара крае тарихы буенча эзләнүләренең чираттагы җимеше. Ул Шентала районының Денис авылы турындагы очерк белән ачыла. Шулай ук авторлар Алмалы, Мәзгут, Йолдыз, Золотая Гора кебек өлкәбезнең юкка чыккан авыллары тарихын да барлаган.
 
- Әлеге китапка материал туплауда Габдулла ага Галләмов, бүгенге көндә Самарада яшәүче хәрби врач Рәфгать ага Рә-фәгыйтдинов, Рәис Бәдретдинов, Нурания Абзалова, Сәмәрия Гатауллина, Мәдинә Сәйфетдинова, Нәфигулла Әһлиуллиннарның язмалары керде. Моннан тыш, оештыру һәм материалларны туплау эшенә Раилә Сафина, Әминә Ибәтуллина, Әнәс Мингалиев, Минәхмәт Хәлиулловлар зур өлеш керттеләр. Мин аларның барысына да рәхмәтләремне җиткерәм, - диде автор.
 
Китапны тәкъдим итү чарасына авыл җирлекләре башлыклары, китап язуда булышучылар, юкка чыккан авылларда яшәгән кырыклап кеше килгән иде. Йолдыз авылында туып үскән атаклы шагыйрь Рөстәм Мингалимның шигырен мәктәп укучысы Нияз Минһаҗев укыганда, шул авылда туып үскән кешеләренең күзләрендә яшь тамчылары күренде. Авыллар турында сөйләгәндә дә хисләрен тыярга авыр булды. Һәрчак оптимист булган Зәкия апа Башарова башкаруындагы җыр гына күңелләрне күтәреп җибәрде.
 
Киләчәктә, башка шундый авыллар да онытылмасын өчен, тарихчылар югалган авыллар буенча материаллар җыюын дәвам итәчәкләр.
 
Чарага килүчеләргә Камышлы районы турында басылып чыккан башка китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
 
 

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 24.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»