поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.02.2021 Җәмгыять

Әсирлектә булган Газинур Хәйруллин: Куркыныч төш кебек искә төшә

Моннан чирек гасыр элек Татарстан егетләре Михаил Девятаев батырлыгын кабатлады: Әфганстанда 378 көн әсирлектә булганнан соң, үз самолетларын һавага күтәреп, тоткынлыктан котыла алдылар. Бу батырлык легендага әверелде. «Кандагар» дип аталган фильм да төшерелде. Очучыларга Россия Герое исеме бирелде.

Егетләр үзләре бу хәлне әле дә могҗизага тиңлиләр. Монда бит җимерек, ут эчендә калган Кандагар турында сүз бара. Без Ил-76 самолетының икенче очучысы Газинур Хәйруллин белән әнә шул куркыныч көннәрне искә төшерәбез.
 
Әсирлек 
1995 елның 3 августы. «Аэростан» Казан авиакомпаниясенең Ил-76 самолеты гадәти «чартер» белән Тираныдан (Албания) Кабулга (Әфганстанга) юл тота. Рейс та, андагы йөк тә халыкара йөк ташу кагыйдәләренә туры китереп рәсмиләштерелгән. Борт Әфганстанның һава пространствосына килеп керә. Соңгы пунктка кадәр бары 30 минут очасы кала. Бер караганда барысы да тыныч кебек. Шул вакыт кинәт кенә  шәһәр өстендә хәрби самолет пәйда була.
 
– «Ил-76, тиз арада Кандагарга төшеп утырыгыз, йөкне тикшерү эшләре булачак», – дигән хәбәр килде, – дип истәлекләре белән бүлешә герой. – Аннан, төшмәсәгез, ут ачачакбыз, дигән кисәтү яңгырады. Башта берни дә аңламадык, аннан хәйләгә керештек. «Без бу урынга самолетны утырта алмыйбыз», – дидек. Имеш, һавада әйләнеп йөргән арада хәрби самолетның ягулыгы бетәр дә безгә башка каныкмаслар дип уйладык. Әмма җирдә тагын бер очкычның стартка әзерләнүен белдек.
 
Шулай итеп, төшәргә туры килә. Очучыларны шунда ук талиблар әйләндереп ала. Аларны хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бер бинага урнаштыралар. Экипажның җиде әгъзасы – командир Владимир Шарпатов, икенче очучы Газинур Хәйруллин, штурман Александр Здор, бортинженер Әсхәт Аббязов, радист Юрий Вшивцев, инженерлар Виктор Рязанов һәм Сергей Бутузовның 13 айга сузылган тоткындагы көннәре башлана. 368 көн буена алар әсирлектән котылуга өмет белән, рухларын сындырмыйча яшиләр. Бәләкәй генә йортның бетон идәнендә йоклыйлар. Ашау ягы да такы-токы гына була. Күбесенчә су, ләвәш белән канәгатьләнергә туры килә. Кайчакларда бәрәңге белән бәрән итенең сөякле кисәкләре дә эләккәли. Акылдан язмас өчен иртәләрен бәләкәй генә ишегалдында йөгереп йөриләр, кичләрен радист аларга дәрес үткәрә: инглиз теленә өйрәтә.
 
Ярдәм 
Экипажны язмыш кочагында калдырмыйлар, әлбәттә. Аларның хәле турында Россия Хөкүмәтенә хәбәр итәләр. Беренче булып егетләр янына безнең медицина хезмәткәрләре юл тота. Дөрес, автомат көпшәсе астында. Аның каравы алар өйдән хәбәрләр, азык-төлек, дарулар алып килә. Бервакыт Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев спутник телефоны белән дә тәэмин итә. Һәр кешегә яртышар минут вакыт бирелә, шул арада барысы да өйдәге якыннары белән сөйләшергә өлгерә. Экипаж әгъзалары турында төрле даирәләрдә даими сөйләшүләр алып барыла, Татарстан Президенты киңәшчесе Тимур Акулов үзе талиблар янына бара. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ислам Конференциясе Оешмасы, Иран, Төркия вәкилләренең сөйләшүләр алып баруы егетләрне җәзадан коткара. Әмма әсирлектән котылу турында сүз дә булмый. Талиблар яңадан-яңа таләпләр куеп кына торалар. Россия һәм халыкара оешмалар да ниндидер нәтиҗәгә ирешә алмагач, егетләр качып китү турында уйлана башлыйлар. Үрнәк алырлык кешеләре дә бар – Михаил Девятаев.
 
Мөмкинлек
— Кандагар куркыныч төш кебек искә төшә, – ди Газинур Хәйруллин. – Билгесезлек безне сынады, качып китү турында әллә нинди идеяләр башка килде. Әмма беренче чиратта сак булырга кирәклеген без яхшы аңладык. Чөнки бер генә саксыз адым ясасак та, исән кала алмас идек.
 
Самолетка утырып качып китү мөмкинлеге 1996 елның 16 августында көтмәгәндә пәйда була. Бервакыт шулай командир белән ике инженерны аэродромга алып китәләр. Сәбәбе соңрак ачыклана. Талибларның Ил-76 самолетында очарга өйрәнәселәре килә икән. Очкычны тикшерергә һәм двигательләрне кабызып карарга кушалар. Егетләр тагын хәйләгә керешә. Моның өчен экипажның тулы составта урында булуы кирәк, диләр. Бер атнадан аларны тулы составта чыгаралар, әмма биш автомат көпшәсе астында йөрергә туры килә. План барып чыкмый. Икенче тапкыр, самолет көпчәген төзәтергә кирәк дип, егетләр үзләрен аэродромга илтүләрен сорыйлар. Җомга көн – бәйрәм булу сәбәпле, сакчылар да өчәү генә була. Автомат икесендә генә, берсе өстәмә көч буларак кына йөри. Көпчәкне алыштыргач, егетләр кайбер техник җитешсезлекләрне карарга дип, бортка менәргә рөхсәт сорыйлар. Барысы да уйланылган: двигательне кабызырга, приборларны тикшерергә, мөмкин кадәр зур тизлек белән кузгалып китәргә… Сакчылар егетләрне һавадан әйләнеп кенә төшәрләр дип уйлыйлар, күрәсең. Башта әллә ни игътибар итмиләр. Чөнки беренче тапкыр килгәндә шулай була. Аңлап алгач, кораллы талиблар утырган автобус, юлга чыгып, самолетка  каршы төшә. Тик өлгерә алмыйлар. Очкыч эчендә дә кораллы сакчылар белән  каршылык башлана. Авыр, әмма ирекнең янәшәдә генә булуы егетләргә көч бирә. Куркыныч янауга карамастан, 50–100 метр биеклектән генә очарга мәҗбүр булалар, чөнки чикне үткәнче югарырак күтәрелсәң, биредәге авиация хезмәтләре белән элемтә булып, һава оборонасы җайланмалары сизеп алыр дип шикләнәләр. Таулы-ташлы җирләрдән исән чыгарга бары тик очучыларның осталыгы гына ярдәм итә. Маршрутлары да алдан уйланылган: башта Иранга, Фарсы култыгы аша Гарәп Әмирлекләренә, аннан соң туган илгә… 49 минут дигәндә Әфганстан чиген үтәләр. Барысы да иркен сулап куя.
 
Газинур Хәйруллин әсирлектән котылгач та очуын дәвам итә. Гражданнар авиациясе предприятиеләрендә икенче пилот,  «Татарстан» авиакомпаниясе» җәмгыятендәге Ил-76 кораблендә командир була.  Әлеге компаниянең  директоры да булып эшли. Аннан яңадан күккә күтәрелә.
 
Кем ул Газинур?
Гап-гади авыл егете. Шуңа күрә дә бик күп малайларның кумиры ул. Аннан үрнәк алалар, аның кебек булырга тырышалар. Чүпрәле якларында табигать искиткеч. Җәен малайлар су коена, балык тота, җиләк, гөмбә җыя. Кышларын тимераякта, чаңгы шуалар. Газинур бигрәк тә хоккей уйнарга, чаңгыда йөгерергә ярата. Райпо рәисе булып эшләгән Гарифҗан белән биология укытучысы Насиха гаиләсендә өч бала үсә: Румия, Газинур һәи Илдус. Барысының да үз эше була, берсе дә тик утырмый. Газинур яхшы укый, математика фәнен бигрәк тә үз итә. Бервакыт шулай 6 нчы сыйныфта чагында күршесе район Пионерлар йортындагы  авиамодель түгәрәгенә чакыра аны. Үзе шул түгәрәкне җитәкли икән. Шуннан малай авиация белән кызыксынып китә дә инде. Китаплар укырга тотына. Александр Покрышкин, Иван Кожедуб кебек каһарманнар белән таныша. Советлар Союзы Герое Алексей Маресьев турындагы китап та кулына эләгә. Бервакыт бөтенләй бәхет елмая: Михаил Девятаев, районга килеп, иске агач клубта очрашу үткәрә. Менә шуннан соң малайларның күбесе авиация училищесына китәргә карар кыла да инде. Шулай итеп, Газинур Балашов шәһәрендә укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, Витебск шәһәрендә хезмәт итә: Ил-76 кораблендә командир ярдәмчесе була. Аннан Иваново шәһәренә командирлар курсына юллыйлар. Шул ук елны хыялына да ирешә ул, командир була. 1992 елда хәрби хезмәтен тәмамлагач, Татарстанга кайта. 1990  еллар. Илдә криминал хакимлек итә. Яшь хәрби пенсионер башта Казан аэропортында хезмәт һәм гражданнар оборонасын саклау буенча инженер булып эшли. Әмма күңел гел күккә тартыла. «Аэростан» һәм башка авиакомпанияләрдә  икенче пилот, командир булып эшли. 1995 елның августында Татарстан самолетын «Трансавиа» фирмасы арендага ала. Компаниянең бер базасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан була. Алар Әфганстанга шушы ике дәүләтнең килешүе буенча юл ала. Экипаж аңа кадәр ике рейс ясый. Бернинди каршылыклар да күренми. Өченчесе – соңгысы. Тик соңгысы озаккарак, бер елдан артыкка сузыла.
 
Газинур Хәйруллин бүген «Татарстан Геройлары» оешмасын җитәкли.  Мәктәп укучылары, курсантлар, студентлар алдында чыгыш ясый, ветераннарга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Иске Чүпрәледә Дан аллеясы бар. Анда туган җирен, илебезне данга күмгән якташлары – Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройларының бюстлары урнаштырылган. Аллеяда Россия Герое Газинур Хәйруллин бюсты да урын алган.
 
Белешмә
Татарстан Республикасында 3 Россия Федерациясе Герое яши:
 
Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы;
Супонинский Александр Анатольевич;
Кораблев Алексей Михайлович.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.02.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»