поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
27.09.2010 Җәмгыять

БЕЗНЕ КЕМНӘР БОЛГАТМАКЧЫ?

Мәскәүдәге мәчет төзелешенә каршы чыгу шаукымы соңгы көннәрдә сүрелә башлаган Лужков тирәсендәге шау-шуны да узып китте бугай. Югыйсә, күпмилләтле илдә яшәгәч, мондый гына аңлашылмаучанлыкларны колак яныннан үткәреп җибәрергә дә булыр иде дә бит. Юк шул. Кемнәргәдер моннан: “ислам белән православие арасында сугыш чыгарга тора”, – дип, зурдан кубып, сөрән салырга кирәк икән.

Мәскәү тирәсе шәһәрләрендә төзелгән мәчетләрне яндырырга тырышу, мөселман зиратларын мыскыл итү кебек фактлар турында әледән-әле язылып тора. Нишлисең бит, кабахәтләрнең һәм имансызларның арабызда бетеп торганы юк. Андыйларны үз вакытында җавапка тартып барганда моның әлләни куркынычка әйләнәсе юк. Әмма шундый түбән җанлы бәндәләрне әллә ниткән демократик принциплар нигезендә якларга маташу һәм аларның шул гамәлләрен батырлык дәрәҗәсенә күтәрү уйланырга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, күңелгә шом да сала. Ни хикмәт, андыйлар Интернетта гына дошманлык чәчеп калмыйлар, ә басма матбугатка һәм телевидениегә дә үтеп керәләр. Димәк, кемнәргәдер безне чәкәләштерү бик тә кирәк.

 

Мәскәүдәге яңа мәчет төзелеше белән дә шулай булды. Башта без бер дуамал шовинистның, Россия – урыслар өчен, без үз илебез башкаласында мәчет төзетмәячәкбез, дигән саташуын ишеттек. Бу сөрәнне әлеге тинтәк яшәгән ишегалдында яшәүчеләр генә түгел, бөтен ил ишетте. Димәк, моны ишеттерү шулай ук кемнәргәдер кирәк булган. Аннары Интернет төрле милләт һәм дин тарафдарларының үзара ызгышу, мыскыл итешү, соңгы сүзләрне әйтешеп, пычрак атышу урынына әверелде. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: интернетта язышучыларны шулай ук махсус чәкәләштереп утыручы провокаторлар (котыртучылар) бар. Менә шушы тамашаны халык фикере итеп карарга, бу уңайдан теге яки бу законны кабул итәргә чакыручыларның гадәттә ниндидер бер фәнни исем белән атала торган институттан икәнлеге ачыклана. Алар безне алда ислам белән православие арасында сугыш башланырга мөмкин икәнлегенә ышандырмакчы. Алай гына да түгел, бу сугышның мөселманнар файдасына булачагын да үзләренчә дәлилләргә азапланалар. Ник дигәндә, баксаң, ислам байрагы астында Россияне ваһһабчылар яулый, аларга акчаны, билгеле инде, чит ил эмиссарлары алып килә. Кыскасы, иминлек хезмәтендә эшләүчеләргә бүгеннән торып эшкә керәшәсе генә кала. Тагын куркыныч булып китә. Ни генә дисәк тә, безнең бит әле “халык дошманнары” белән көрәшеп үткән еллар кайтавазын да онытып җиткерә алганыбыз юк.

 

Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта Кирилл атакайның Россиядә ике мәгълүм җитәкчедән соң өченче фигурага әверелеп баруын башка диндәгеләр генә түгел, ә үзләрен бернинди дин тотмаучы дип санаган россия­леләр дә борчылып күзәтә. Әле күпмилләтле илнең армиясенә, әле мәктәбенә үтеп керергә җай эзләүче, алдап булмаса, йолдап дигәндәй, мәктәпкә дин сабагын кертеп маташучы атакайны барлык дәүләт телеканаллары да бик рәхәтләнеп күрсәтә. Димәк, монысы да кемгәдер бик кирәк.

 

Мондый чакта кем гаепле һәм нишләргә дигән таныш сорауларга бик тиз һәм бик гади генә җавап бирергә яратучылар күбәя. Мин берәүне дә мондый ансат юлга басарга чакырмыйм. Безне кара-каршы китерергә, үзара ызгыштырып яки сугыштырып ук үз дигәненә ирешергә хыялланучылар шуны гына көтә дә. Ә без бүген тыныч кына күңел түрләребездә сакланучы Бөек Болгар хәра­бәләрен торгызу һәм Казанны яулап алуда форпост ролен үтәгән Свияжск каласын төзекләндерү эшен башлап җибәрдек. Алар – безнең тарих. Алар – безне чәкәләштерү уе белән саташып йөрүчеләргә тарих сабагы. Шушы эшкә хәл кадәренчә өлеш кертү иманыбызны ныгытыр, шушы эшләр һәм якты күңелле кешеләр янәшәсендә теге пычрак теллеләрнең дә нәфрәте сүнәр. Әнә бит Швейцариядә мәчет манаралары белән көрәшеп даны чыккан кемсәнең ислам дине кабул иткәнен бөтен дөнья күрде. Мин, ди­гән ул, гомерем буе тупланган сорауларыма җавапны исламнан таптым. Һәм кылган гө­наһларын юу өчен ул Швейцариядә Европаның иң гүзәл мәчетен төзергә нәзер әйткән. Ходайның рәхмәте, чыннан да, чиксез.

 

Менә шундый хәлләр.


Миңназыйм СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 194 | 25.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»