|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2021 Криминал
Башкаларга ковид йоктырсаң, утыртып куюлары да барCOVID-19 йоктырып, авырулар белән элемтәдә булучылар яисә санитар таләпләрне бозучы русиялеләр аерым очракларда җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкиннәр, дип кисәтә РФнең Югары суды. Мәсәлән, коронавируслы яисә элемтәдә булучы затлар санитар таләпләрне яисә чикләүләрне (үзизоляция режимын) бозган очракта, җәмәгать транспортын кулланганда я булмаса массакүләм чараларга йөргәндә Җинаять-җәза кодексының 236 маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин.
Мондый закон бозу очраклары кешеләрнең күпләп чирләвенә китерсә, гражданинны 236 маддәнең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тарттырырга, аерым вазифалар биләүдән мәхрүм итәргә, иреген чикләргә, мәҗбүри эшләр эшләтергә яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Әгәр инде закон бозучы аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, бу маддә буенча максималь җәза – 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү – каралган.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: 9111.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|