|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2021 Шоу-бизнес
"Бу иптәшне яраталар" - Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Элвин Грей концертлары узмаячагына комментарий бирдеТатарстанда Элвин Грейның концертлары кичектерелүе башкаручының иҗаты белән түгел, ә антиковид чаралар белән бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Татарстанда бу иптәшне яраталар, аңа ихтыяҗ зур. Роспотребнадзорның Элвин Грейның үзенә түгел, ә аның концертын оештыручыларына карата дәгъвасы бар. Безнең позиция шундый, беркемгә дә ташлама бирмибез. Шуның аркасында бездә ковид буенча вәзгыять тотрыклы булып кала да», — дип аңлатты ул.
14 февральдә Элвин Грей Татарстанда үз концертларын бер елга кичектерү турында белдерде. Декабрь аенда җырчы «Пирамида»да узган концертта санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен Республика Кулланучылар күзәтчелегенең күз уңына эләккән иде.
--- |
Иң күп укылган
|