|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2021 Мәдәният
"Ничек инде татар язган бер әсәрне булса да рус сәхнәсенә куймаска кирәк? "Русча уйный торган бер шәһәр театрының бераз татарча сукалаган вәкиле белән бәхәскә кердем дә, ялгыш иттем бугай дип, инде хафага калдым. Театрның ярты гасырга якын яшәү елларында татар авторларының бер-бер әсәрен куйганы бар микән дип сораган идем мин. Әлеге әфәнде анда озак эшләмәгән, шунлыктан озын тарихны белми, ә үзе белгән елларда татар авторлары уйналмаган. Минем кирелек башта бу җавапны кабул итә алмады, янәсе шулкадәр еллар Татарстанда эшләп, ничек инде татар язган бер әсәрне булса да сәхнәгә куймаска кирәк? Мең еллык әдәбиятлы татарга һәм йөз яшьлек Татарстанга хөрмәт йөзеннән булса да! Татарны тиң күрмәүләреме соң бу...
Әңгәмәдәшем миңа аңлата, без рус театры түгел, ә рус телендә уйный торган театр, боларның аермасын сизәсеңме син ди. Безнең өчен авторның кайсы милләттән булуы мөһим түгел, рус драматургы язганмы, итальянмы, французмы – барыбер, рус телле тамашачы яратып карарлык сәхнә әсәре генә булсын ди. Рус телендә шундый әсәр язып бирсә, татар авторын да куяр идек дип тә өсти. Чынлап та куярлар идеме-юкмы, төгәлен бер Аллабыз беләдер, ләкин әңгәмәдәшнең нәкъ шул сүзләре уйландырды әле менә. Төрле телләргә тәрҗемә итеп, төрле халыкка күрсәтерлек, аларны кызыксындырырлык, татарны да егып бетермәслек сәхнә әсәрләре бармы бездә? Бу сорауга азмы-күпме ачыграк җавап бирү өчен дөнья әдәбиятыннан һәм театр тарихыннан академиклар белеме кирәктер, ә мин, мәсәлән, Шекспир трагедияләренең йөз еллар буена йөзләрчә телдә ни сәбәпле куелуын да төгәл әйтеп бирә алмыйм. Бәлки эш ул әсәрләрнең кабатланмас талантлылыгында гына түгелдер, бәлки кемнәрдер мәшһүр драматург әсәрен “алар хәтта Шекспирны да уйнады” дигән дан өчен, мода артыннан куып аңа тотынадыр? “Алар хәтта татар авторларын уйнады” дигән дан беркемне дә кызыксындырмыйдыр шул. Шекспирны татар театрлары да куйгалый, ләкин Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында тәрбияләнгән тамашачы Уильям агайның “Король Лир”ын да, “Гамлет” яки “Отелло”ны да ябырылып карамый. Нидер көтеп, барыбер куйгалыйлар үзе.
Инде татарда бүтән халыкларны, аерым алганда рус тамашачысын кызыксындырырлык сәхнә әсәре булу-булмау хакында уйлап карыйк. Иң танылган “Зәңгәр шәл”не рус телендә уйнап бирсәләр, безнең ишанны мыскыл итәләр дип, үзебез үк ким дигәндә ризасызлык белдерәчәкбез. “Сүнгән йолдызлар” яки “Тормыш җыры” сугышка нәфрәте белән бөтен халыкка аңлаешлыдыр да, тик ул тема сәхнәләрне миллион кат йөреп чыккандыр инде. Заказ биреп махсус яздырсалар, хәзерге драматурглардан Зөлфәт Хәким, Ркаил Зәйдулла, Илгиз Зәйниев берәр нәрсә майтарыр иде бәлки. Ләкин менә Татарстанда яшәгәч, татар әдәбиятына да күз салгалыйк, әйдә диюче булырмы берәр вакыт? Тирәннәнрәк йөзсәң, монда эш татарның русча сәхнәгә куярлык әсәре булу-булмау хакында гына түгел бит әле. Тамашачыдан бигрәк, шул хакта театрдагылар үзләре кызыксынганнармы берәр вакыт? Миннән шундыйрак сорауны ишеткән теге әңгәмәдәшем хәтта ачуланды бит миңа. Башыма шундый кыек сорау килгәч нишләргә иде соң инде...
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы
--- |
Иң күп укылган
|