|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2021 Криминал
Кышкы урманда әниләре ялангач калдырып чишендергән балалар реанимациягә эләккәнӘниләре чишендереп салкында калдырган өч бала реанимация бүлегендә дәвалана, хәлләре тотрыклы, дип хәбәр итте РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова. Аның сүзләренә караганда, "бераз гына соңга калсак, нәтиҗә котылгысыз булырга мөмкин иде".
Мәскәү өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ксения Мишонова хәбәр иткәнчә, үзен һәм өч баласын салкында туңдырырга теләгән хатын-кыз Мәскәү астындагы бистәдә быелның гыйнвар башыннан бирле яши башлаган. Әлеге гаилә моңарчы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе тарафыннан күзәтүдә тормаган.
12 февральдә Яңа Мәскәү территориясендә, салкында өч баланы ялангач килеш калдырган хатын-кызга карата ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылуы турында билгеле булды.
Төрле дәрәҗәдәге туңу билгеләре булган балалар шәһәр хастаханәсенә китерелгән, хәзер алар биредә дәвалану ала.
Фото: http://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|