поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.09.2010 Мәдәният

ЮЛЛАР ОЗЫНЛЫГЫ КУРКЫТМЫЙ, РУХ ЯРЛЫЛЫГЫ САГАЙТА

Гастроль Сибай шәһәреннән башланды. Биредә шәһәр көненә юлыктык, зал тулы тамашачы, чәчәк, алкышлар, Сибай театры артистлары җыелып килгән – бар да бик матур булды.

Икенче көнне Чиләбе өлкәсенә юл алдык. Анда Магнитогорск, Чиләбе, Югары Уфалы, Озёрск, Златоуст, Миасс, Сатка, Усть-Катав шәһәрләрендә, Метлино, Конашак бистәләрендә уйнадык. Һәр көн яңа урын, шәһәрләр дә төрлечә, ә тамашачыларның сагынулары һәр кайда бер төрле икән. Чиләбе шәһәрендә укытучы ханым 150 км.дагы авылдан укучыларын спектакль карарга алып килгән. Аларның театрга сусаганын, безгә мөкиббән китеп карауларын күрү онытылмаслык вакыйга булды. Тел, уен-җырны йотылып тыңлыйлар. Залда, кулъяулыкларын тотып, күпчелек әби-бабайлар утыра, балаларын ияртеп килгән яшь әти-әниләр (аз булса да) күренгәли, ә өлкән буын белән яшь буын арасындагы урта буын юк (социализмның бишьеллыклары арасында эреп югалгандыр инде алары). Чиләбе, Конашак, Усть-Катавтагылар рәхәтләнеп безгә кушылып җырлады, юктан да мәзәк тәм табып чын күңелдән көлде. Андый тамашачыларга уйнау үзе бер рәхәт. Кайбер җирләрдә 20-25 ел спектакль булмаган икән, башта “болар кемнәр икән, татар рухы бармы боларда дип” сак кына утыралар. Соңыннан шуларның спектакльгә кереп китеп, күңелләре булуын, рәхмәтләр әйтеп кайтып китүен күрү үзе бер дулкынлану булды.

 

Ул якларның тимере генә түгел таулары, табигате дә җәлеп иткәндер безнең милләттәшләрне. Матурлык гаҗәеп! Күчеп йөргәч вакыт безгә алай хозурланырга ирек бирмәде, шулай да иртән дүрттә торып Злотоустның Таганай тавына үрмәләрлек көч таптык. Андагы күлләр, тауларга карап, ял итәргә килергә дип кызыгып кайттык. Һәркайда безне Татар Конгрессының вәкилләре озатып йөрде, аларның күңел җылысын тою зур милләт корабында фикердәшләребез булуы безгә ныклык, рәхәтлек бирде.

 

Юллар, юллар,

Озын булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын!

 

 

 


Нәфисә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»