|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2021 Фаҗига
12 яшьлек бала физкультура дәресеннән соң үлгәнРостов өлкәсенең бер районында физкультура дәресеннән соң 12 яшьлек бала үлгән. Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 11 февраль көнне бишенче сыйныфта укучы малай физкультура дәресе вакытында спорт залында волейбол челтәренә ябышып башы белән идәнгә егылган. Шул ук көнне кич белән баланың хәле начарлаган һәм аны хастаханәгә илткәннәр. Кызганыч, табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган, ул җан биргән.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|