поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
13.02.2021 Җәмгыять

"Илһам Шакировның дәвамчысы" - кем ул?

15 февраль көнне Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа 86 яшь тулыр иде. Бу көннәрдә күпләр Илһам абый турындагы истәлекләрен барлый. Җырчы Булат Җиһаншин да “Матбугат.ру”га үзенең хатирәләре турында сөйләде.

“Кечкенәдән (80нче еллардан) Илһам абый җырларын тыңлап үстек. Безнең өйдә аның тавышы магнитофоннан көн саен диярлек яңгырады. Илһам абыйны телевизордан күрсәткән көнне - үзе бер бәйрәм иде. Мин аны Казанда яшәүче бер туганыбыз дип белеп үстем. Чөнки әти белән кыяфәтләре бик охшаш иде. Казанга барганда, мин 2,5 яшьлек бала, әти-әнидән" кайда соң Илһам Шакиров?", - дип сораганым исемдә.
Шуңа да Илһам абый күңелемдә бик якын кеше булып калган.

Еллар узгач, аны беренче тапкыр сәхнә артында очраттым. Концерт беткәч, ул үзенчәлекле юмор хисе белән, яныма килде дә, русча шаяртып: два часа выли-выли, ни копейки не заплатили, - дип көлешкәнебез хәтердә.

Аннан соң 2011 елда күрештек, алдагы планнар турында сөйләштек. Ә 2015 нче елда миңа "Илһам сәйраны"нда булу бәхете елмайды.

Илһам абый Хаҗиев белән дә дуслаштык. Ул бит 20 елдан артык легендабызның ярдәмчесе булган. Көн саен янында булып тәрбияләгән. Минем телефонда аның номеры 2011 елдан ук "Илһам Шакиров" дип сакланган. Илһам Хаҗиев шалтыратканда һаман да "Илһам Шакиров" исеме белән фотосы чыга.

Хәзер дә үзгәртмим мин аны. Чөнки И.Хаҗиев минем өчен И.Шакиров белән ниндидер элемтә булып тора. Ул Илһам абыйны, иң якын туганы кебек, күп еллар дәвамында төрле халәттә күргән, белгән, аның энергиясен үзенә сеңдергән.



Бу көннәрдә "Илһамның дәвамчысы кем?" дигән язмаларны еш укырга туры килә... Кем булсын? Минемчә Илһам Хаҗиев һәм аның гаиләсе.
Әйе, миңа әйтерләр: сәхнәдәге дәвамчысы турында язалар бит, - дип. Мин моңа аның сүзләре белән әйтер идем: "Сәхнә кешесе - көненә 3 сәгать кенә “сәхнә кешесе” була, калган 21 сәгатен - ул гади кеше, аңа тәрбия, ярдәм кирәк".

Ә картайган көнендә И.Шакировны И.Хаҗиев үз әтисе кебек караганын мин үз күзләрем белән күрдем”, дип белдерде Булат Җиһаншин “Матбугат.ру”га.


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»