поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.02.2021 Дин

Нәзарәтнең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләре – хәзер мобиль кушымталарда! Бушлай!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты дин кардәшләребезнең күпсанлы үтенечләрен истә тотып, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар һәм рус телләрендә Коръән мәгънәләре тәрҗемәләренең 2 яңа мобиль кушымтасын булдырды.

“Нәзарәт татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен берничә форматта чыгарып өлгерде: китап, аудиоверсия, мобиль кушымта, – дип билгеләп уза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Әлеге фундаменталь хезмәтләр интернетка бушлай күчереп алу өчен куелды. Шул рәвешле, хәзер Россиядә һәр мөселман кешесе динебезнең хакыйкый кыйммәтләрен һәм Раббыбызның сүзләрен аңлый алсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Әлеге киңкүләм проектны мөфтият бары Аллаһ ризалыгы өчен тормышка ашырды”.

“Коран. Тафсир” һәм “Коръән. Тәфсир” мобиль кушымталары смартфоннар өчен iOS һәм Android базасында эшләнгән. Аларны Play Маркетта һәм App Store-да түбәндәге сылтамалар буенча йөкләп алырга мөмкин:

https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.huzur.koran.rus ,
https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.huzur.koran.tat ,
https://apps.apple.com/ru/app/%D0%BA%D0%BE%D1%80%D0%B0%D0%BD-%D1%82%D0%B0%D1%84%D1%81%D0%B8%D1%80/id1551030762 ,
https://apps.apple.com/ru/app/%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%8A%D3%99%D0%BD-%D1%82%D3%99%D1%84%D1%81%D0%B8%D1%80/id1550952420 

Кушымталарны андроидтан эзләгәндә, “Коран. Тафсир” исеме янәшәсенә ДУМ РТ сүзләрен дә өстәп язарга кирәк.

Мобиль кушымталар уңайлы интерфейста, күңелгә ятышлы дизайн һәм аңлаешлы итеп эшләнүе белән аерылып тора. Кушымталар Коръән сүрәләре исемлеге белән ачыла. Исемлектә шулай ук сүрәләренең тәрҗемәләре, аларның иңү чоры һәм аятьләр саны күрсәтелгән. Моннан тыш, һәрбер кулланучы кушымталар интерфейсын үзенең зәвыгы буенча көйли ала: төп текст яки сылтамаларның шрифтларын зурайту һәм фон төсен үзгәртү мөмкинлеге бар. Шулай ук киркәле аятьне саклап кую мөмкинлеге да каралган, анда үзең өчен иң мөһим аятьләрне билгеләргә һәм кабаттан аңа кайтып укырга мөмкин.

Якын киләчәктә мобиль кушымталар аудиоверсия белән дә тулыланачак.

“Коран. Тафсир ДУМ РТ” һәм "Коръән. Тәфсир” мобиль кушымталары “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмаларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү буенча “Хозур” нәшрияты эшчәнлегенең дәвамы булып тора. Моңа кадәр басмалар төрле китап форматларында, аудиоверсия һәм Коръән-каләм булып дөнья күрде.

Белешмә

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәннең мәгънәлерен шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»