поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.02.2021 Мәдәният

Иртәгә танылган җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 75 ел (уникаль ФОТОЛАР)

2021 елның 13 февралендә танылган җырчы, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 75 ел тула.

Татарстанның Менделеевск районы Камай авылында туган кыз сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, Алабуга сәнгать училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегендә белем ала. Профессиональ җырчы булу теләге аны Казан музыка училищесына китерә. Училиәены ул 1965 елда тәмамлый.

1967 елда Казан шәһәре Халык сәнгате йортында концертмейстер, аннары Түбән Кама шәһәрендә хор капелласы хомейстеры була. 1969-1974 елларда Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында вокал белеме ала. Студент елларында ук М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында башта стажер, аннары бер ел (1974-1975) җырчы-солистка була.

1975-1994 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы, 1997-2001 елларда – «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты була. Аның көчле һәм үзенчәлекле тавышы Рәсәйдә генә түгел, ә Германия, Австрия, АКШ, хәтта Куба сәхнәләреннән яңгырап, тамашачыны җәлеп итә. 1974 елда ук ул Воронеж шәһәрендә узган халык җырларын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсында катнашып җиңү яулый. Гаҗәеп матур аһәңле тавышы, сәхнәдә үзен зәвык белән тотышы, профессиональлеген үстерү юнәлешендә бертуктаусыз эшләве җырчыга репертуарын киңәйтергә мөмкинлек бирә һәм ул эстрада җырлары белән рәттән халык җырларын һәм татар классик композиторларыбызның әсәрләрен дә иркен тавыш белән, үзенчәлекле итеп башкара. Вафирә Гыйззәтуллина татар композиторларының күп кенә җыр һәм романсларын беренче булып башкарып, сәхнә тормышы биргән җырчы шәхес.

Табигый артистлыгы һәм сәхнә мөлаемлыгы белән җырчы халык мәхәббәтен яулады. Аны бөтен Татарстан, Рәсәй һәм чит илләрдә яшәүче милләтәшләребез көчле алкышларга күмде.

Вафирә Гыйззәтуллина җырлар һәм көйләр язу белән дә чын-чынлап мавыга, киңкырлы, тирән шәхес була. Сәхнәдә көчле тавышы, сүнмәс энергиясе белән халыкны җәлеп итә.

Вафирә Гизатуллина 2001 елның 17 сентябрендә аянычлы рәвештә юл хәләкәтендә вафат булды.

2014 елда җырчының исемен мәңгеләштерү җәһәтендә, Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан 26 нчы балалар музыка мәктәбенә Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелә. 2016 елда җырчының туган төбәге – Менделеевск районы Камай авылындагы мәдәният йортына аның исеме бирелде һәм диварына мемориаль такта эленде.

Вафирә Гыйззәтуллина. Баянчылар: Илфират Гыйззәтуллин, Сәйдәш Гарифуллин. 1981

Вафирә Гыйззәтуллина. Илфират Гыйззәтуллин (баян)

Дәүләт зур концерт залында. Кызы Камилә белән

Җырлый Вафирә Гыйззәтуллина. Татарстан дәүләт Симфоник оркестры. 1982

Әлфия Афзалова белән концерттан соң

Вафирә Гыйззәтуллина, Кирам Сатиев. Фасил Әхмәтов музее бакчасы. Кукмара. 200

Сулдан уңга: Гариф Ахунов, Хәлимә ханым Яхина, Рөстәм Яхин, Вафирә Гыйззәтуллина

Солистлар: Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина. 1982

Сулдан уңга: Ренольд Ахманов, Вафирә Гыйззәтуллина, Мөнир Якупов

Сулдан уңга (беренче рәттә): Зөһрә Сәхәбиева, Мәхмүт Хөсәен, Вафирә Гыйззәтуллина, (икенче рәттә) Халидә Хәсәнова, .., Венера Шәрипова, Равил Фәйзуллин

Уңнан сулга: Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова, Розалия Мостафина, Фердинанд Гыймадиев. 1980 еллар

Сулдан уңга Люция Галләмова, Вафирә Гыйззәтуллина, Рабит Батулла. 1979

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»