поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.02.2021 Җәмгыять

“Болгар радиосы” премиясен тапшыру тантанасыннан күңелем кайтты

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының ошаган ягы да, күңелгә ятмаганы да булды. Ошамаганнардан беренчесе: “Пирамида” концертлар залындагы утларның уйнавы. Ул прожекторларны нигә чамасыз уйнаталар икән?

Артистларны да юньләп күреп булмый бит, күзләрне тишеп керә! Казанга барганда да кызым тамашаларга билет ала инде, ә мин берүк “Пирамида”га гына булмасын дим, чөнки ике мәртәбә концертны ташлап чыгып киттек. Иң яхшысы – филармония залы (студент чакта кинога гел шунда керә идек, әллә шуңа бик якын). Бу чараны да шунда үткәрсәләр яхшы була иде.

Икенчесе: алып баручылар Рөстәм белән Илфарга бер сүз юк, булдыралар! Ә сәхнәдә алар белән эшләгән кызның сөйләү рәвеше ошамады. Өстәвенә, түшләрен ачып киенүен татар сәхнәсен кимсетү дип кабул иттем. Һәр кеше үз урынында булырга тиеш. Казанда бетмәгән бит инде үзебезнең лаеклы, матур итеп алып баручы кызлар.

Өченчесе: сәхнәдә чын җырчылар да, җыручылар да бар. Кайберләрен радиодан тыңлап та гарык булган идек инде, алар шул бер тиенгә тормаган җырдан башканы белмиләр дә бугай әлегә. Бу концертны лаеклылар өчен дип көткән идек, ә анда халык көткән җырчылар булмады.
 
Тамашачыларның булмавы акустикадан да бик сизелде, җырчыларны рухландыручы, алкышлап дәрт бирүче булмады, кыскасы – чын сүрәнлек.
 
Концерттагы хөрмәтле җырчылар гафу итсеннәр, бу язуым аларга кагылмый.
 
Азнакайдан Җәннәт апагыз.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»