поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.09.2010 Авыл

“Ә БЕЗДӘ БӘРӘҢГЕ БАР!”

Ике ел элек Буа районының Аксу авылына барып, өчәр бакча кишер үстерүчеләр турында язган идем. Ул көздә кишер сатып йөзәр мең акча эшләгән иде биредә халык. Быел исә Аксу авылында бәрәңге саталар дигән хәбәр килеп иреште. Алай гына да түгел, Аксудан Чувашиягә машина-машина бәрәңге ташыйлар икән...

Колорадосыз җәй

 

Аксуда чынлап та бәрәңге саталар булып чыкты. Килосы – 15 сум. Биредә дә җәй буе рәтләп яңгыр яумаган. Бер-ике тапкыр тамчылап китте диделәр. Бәрәңге саталар дигәч тә... монда да хуҗалыкларда уңыш мактанырлык түгел. Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт абый Гатауллин: “Авылда ике тырыш егет бар – җир алып, бәрәңге үстерәләр. Менә шулар коткарды безне. Авыл халкын да, күрше-тирә районнарны да бәрәңге белән тәэмин иттеләр. Бакчаларда булмады, ә менә егетләрнең бәрәңгеләре уңды, шуңа шаккатабыз”, – диде.

 

Бәрәңге сатучы беренче “егет” – Илсур Йосыпов йортына киттем. Илсур абый бәрәңге үстерүгә быел гына керешкән:

 

– Җирләрем күп түгел минем – 27 гектар гына, – диде Илсур абый. – Гаиләбезнең һәм тагын җиде туганымның җирләрен арендага алып, эш башладым. Менә ни хикмәт, беренче елны ук шундый зур сынау – корылык булды. Аллага шөкер инде, бәрәңге күп булмаса да, ярыйсы гына уңды. Шактый саттым. Август башында килосын ун сумнан сата башлаган идем. Безнең авылда күп кешенең шәхси “УАЗ” машиналары бар. Бәрәңгене басудан ук килеп алдылар. Базарда аның бәясе күтәрелгәч, без дә 15 сумнан саттык. Инде сатарлык бәрәңге калмады. Авылдашлар, туганнар сорап килде. Кайберәүләрнең чәчүлек бәрәңгесе дә юк.

 

Илсур абый яз көне трактор, бәрәңге чәчкече, агу сиптерү җайланмалары юнәткән. Барысы миллион ике йөз мең сумга төшкән. Дәүләттән бернинди субсидия, кредит мазар алып тормаган.

 

– Кәгазь артыннан йөреп күпме гомер уза. Шуңа күрә дәүләттән ярдәм сорап йөрмәдем. Булган акчаларны җыеп, җитмәгәнен бурычка алып, эшкә тотындым, – диде тәвәккәл эшмәкәр.

 

Әлбәттә, бу акчалар әле үз-үзен акламаган, быелгысы елны бигрәк тә. Тик ул зарланмады – киләчәктә мул уңыш үстереп, чыгымнарын капларга җыена.

 

– Илсур абый, авылдашларыгызның бакчасында бәрәңге булмаган. Ә сездә сатарга да җиткән. Хикмәт нәрсәдә? – дим.

 

– Күпләр шулай гаҗәпләнә инде. Уңыш булуның серен мин берничә факторга бәйлим. Беренчедән, минем җирләр ял иткән иде. Икенчедән, бәрәңгене иртә, апрель азагында ук утырттык. Җирдә дым бар чакта тишелеп, үсеп, чәчәк атып кала алды ул. Өченчедән, минем җирләр “Бола” елгасы буенда. Аз булса да су сипкәләдем.

 

Шулай да Илсур абый уңышның сере – бәрәңгенең сортыннан тора дип саный. Ул берничә сорт утырткан булган, ләкин быелгы кебек коры елны бер төре “Жуковский ранний” яхшы үскән. Бу төр ике ай эчендә өлгерә икән. Июль аенда бәрәңгене рәхәтләнеп ашарга була ди.

Илсур абый, горурлангандай: “Минем бәрәңге экологик яктан чиста продукт”, – диде. Бәрәңге басуына кортка каршы агу сипмәгән – колорадо корты булмаган. Сатып алган агулары да шул килеш утырып калган.

 

Бәрәңге үстерүче фермерның чыгымнары шактый икән. Пай җирләре өчен ул җиде туганына бишәр центнер иген бирергә уйлый. Үзем иген үстермәгәнлектән, сатып алырга туры киләчәк ди.

 

– Туганнар бит, рәнҗетәсем килми. Алдан сөйләшкәнчә, биш центнер иген бирәчәкмен. Колхоз пай җирләре өчен халыкка бер центнер иген бирә. Аннан пайчыларның бәрәңге бакчаларын сукалыйм. Бәрәңгесен дә бирдем инде. Үпкәләмәсләр дип уйлыйм.

 

Илсур абыйның гаиләсе түгәрәк. Сиксән ике яшьлек әнисе Нурия апа әле әйбәт кенә йөри, алар белән яши икән. Буй җиткән ике уллары Казанда югары уку йортында белем алалар. Төпчек улы белән кызы Аксу урта мәктәбендә укыйлар. Ә хатыны Илһамия апа иренең уң кулы – ашарына да әзерли, кырда бәрәңгесен, чөгендерен дә эшкәртә...

 

Начар уңыш... сатарга да җитә

 

Аксуда бәрәңге үстерүче икенче фермер Фирдус абый Салаватуллин бәрәңге үстерү белән жиде ел шөгыльләнә икән.

 

– Сиңа да бәрәңге кирәкме? – дип, елмаеп килеп туктады минем янга.

 

Фирдус абыйның җирләре күп икән: 35 гектар җирдә бәрәңге үстергән, 8 гектарга кишер, 7 гектар җиргә кызыл чөгендер чәчкән. Соңгылары әллә ни мактанырлык булмаган. Гадәттә, Аксуда кишер-чөгендер уңышын ике тапкыр – август башында һәм октябрьдә җыялар. Августта сату өчен яшелчәләрнең зурларын гына сайлыйлар. Октябрьдә җыйган чөгендер-кишерне базга, подвалга салалар, анысын язын саталар. (Ике ел элек баргач шундый хәлне күреп кайткан идем). Ә быел август аенда кишер-чөгендер сатмаганнар – уңыш начар чөнки.

 

Бәрәңгенең дә уңышы елдагыча түгел икән, тик шулай да гектарыннан алты-сигез тонна чыккан.

 

– Чәчүлек бәрәңгене 8 сумнан саттым. Авылдашлар сугышып диярлек алып бетерде. Әле җитмәде дә, – дип сөйләде Фирдус абый. – Бәрәңгене август башларында ун сумнан да саттык, аннан унөч сумга менде. Хәзер унбиш сумга сатам. Алалар. Күрше Апас, Кайбыч районнарыннан да киләләр. Чувашиягә дә күпләп ташыйлар. Йөз тонна бәрәңгене подвалга салып куйдык. Чәчүгә аерым кырык-илле тонна салдык. Елына күрә ярый инде. Тик җиде ел бәрәңге үстереп мондый начар уңышны беренче тапкыр күрүем...

 

Фирдус абый берничә төрле бәрәңге утырта икән. Быел “Розара” (гектарыннан якынча 8 тонна чыккан), “Жуковский ранний” (гектардан 6 тонна чыккан) һәм “Удача” төрләре ярыйсы булган. Илсур абыйдан аермалы буларак, Фирдус абый бәрәңге басуына бер тамчы да су сиптермәгән. Хәер, аның андый мөмкинлеге дә юк, бәрәңге басуы авылдан шактый еракта урнашкан.

 

 

– Быелгы бәрәңгенең сатарга да җитү серен иртә утыртуда күрәм. Һәм тагын – бәрәңгене үретеп утыртырга кирәк. Шулай иткәндә ул салкында да тишелеп чыга. Иртә утырткач, безнең бәрәңге май аенда ук тернәкләнеп калды. Шуңа күрә эссегә бик бирешмәде, – ди фермер.

 

Фирдус абыйның “уң кулы” – Харис абый турында да әйтми калу ярамас. Менә инде дүрт елдан бирле Харис абый фермер авылдашына җир эшкәртергә булыша икән. Харис абый эшеннән бик канәгать булып сөйләде:

 

– Акчаны теләсәң көн саен бирә, сигез сәгатькә 500 сум түли. Кышын да Фирдус янында кайнашам. Ашламасын, башкасын төяшәм. Җайлы кеше ул...

 

Фермерның киләсе елга планнары зурдан – 18 гектар җирдә бәрәңге, алтышар гектар кишер, кызыл чөгендер һәм суган утырту. Соңгысын беренче тапкыр үстерергә уйлый. Калган җирне “кара парга” калдыра. Кешедә булмаган елны да сатар өчен бәрәңге үстерүне, шул рәвешле җирне ял иттерү белән дә бәйли тәҗрибәле фермер.

 

... Ике ел элек тә аксулыларның тырышлыгына сокланып кайткан идем. Бу юлы да сокландым. Кемнең бакчасына күз салсаң да кишер, кызыл чөгендер үсеп утыра. Күпләрнең капка төпләрендә “УАЗ” машинасы тора. Үзенә бер бизнес биредә – берәүләр үстерә, икенчеләр шуны сата. Халык телендә “Кишер Аксуы” дип аталган авылда кишер быел елдагыдан күпкә начаррак. Шулай да гел юк түгел – килосын 8 сумнан саталар. Корылык халыкның кәефен җибәрмәгән – киләсе елга тагын икешәр, өчәр бакча кишер, чөгендер, бәрәңге утыртырга уйлыйлар. “Ел белән ел охшамый. Булганының бәрәкәтен бирсен Ходай”, – ди уфтануны белмәүче җирле халык.


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 34 | 16.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»