поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.09.2010 Җәмгыять

ҮҖӘТ ШӘКЕРТЛӘРДӘН КЕМНӘР ЧЫГА?

Физика укытучыбыз барометр ярдәмендә бинаның биеклеген билгеләү хакындагы мәсьәләсе белән шаккатырган иде. Сыйныфташлар арасында мөгаллимне канәгатьләндерерлек чишелеш вариантын тәкъдим итүче «кырлы баш» малайлар да табылды. Ялган тыйнаклык күрсәтеп тормыйм инде: андый малайлар арасында мин абзагыз да бар иде.

Ярты гасырдан артык вакыт узгач кына мәсьәләнең бик «озын сакалы» булганын ачыкладым («пәрәвез»гә рәхмәт яусын!). Йөз елдан да элегрәк бер студент, шаяртыптыр, бәлки, шул ук мәсьәләнең физикага һич катнашы булмаган чишелеш вариантын тәкъдим итә: бинаның түбәсеннән барометрны озын бауга бәйләп җиргә тигәнче төшерәсең дә бауның озынлыгын үлчисең. Имтихан алучы студентка «икеле» куярга җыена. Ләкин студент ризалашмый, «бишле» даулый. Арбитр итеп укытучының бик абруйлы хезмәттәшен чакыралар. Ике якны да тыңлагач, ул физиканы файдаланган җавап әзерләр өчен студентка алты минут вакыт бирә. Әмма тегесе һаман кәгазенә берни язмаган килеш утыра. «Җиңелүегезне таныйсызмы инде?» дип сорагач, студент болай ди:

 

– Юк, миндә чишелешнең берничә варианты бар, иң шәбе кайсы икән дип аптырап утырам.

 

– Йә, берәрсен әйтеп карагыз әле.

 

– Барометрны түбәгә алып менәсең дә җиргә ыргытасың, аның очыш вакытын мәгълүм формулага куйсаң, барометрның нинди озынлыктагы юл узганы килә дә чыга.

 

Бу җаваптан соң имтихан алучы үзенең җиңелүен таный, әмма студент тагын берничә ысул барлыгын да әйтә әле. Мәсәлән, кояшлы көнне барометрның биеклеген һәм күләгәсе озынлыгы белән бинаның күләгәсе озынлыгын үлчисең. Охшаш өчпочмаклар ярдәмендә пропорция чишеп, бинаның биеклеген билгелисең. Катлаулырак ысул да бар: бауга бәйләп маятник ясыйсың да, шул маятникны аста һәм түбәдә чайкалдырып, авырлык көче тизләнешенең аермасы буенча биеклекне исәплисең.

 

Арбитор үҗәт шәкерттән:

 

– Гади чишелешне белмисезмени соң? – дип сорый. Җавап мондый була:

 

– Беләм, әмма мәктәп һәм колледжларда бер генә калыптан сөрелгән фикерләүне таләп итүләрдән күптән гарык инде мин.

 

Үҗәт шәкертнең исеме – утыз җиде яшендә үк Нобель бүләге алачак (1922) Нильс Бор. Арбитры да кем бит әле бу бәхәснең: Бордан ундүрт яшькә генә олырак һәм бу иң данлы бүләккә шулай ук утыз җиде яшендә ия булачак Эрнест Резерфорд.


Ким ШАКИРОВ
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»