поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.02.2021 Җәмгыять

Татар исемнәре кушыгыз

Унынчы гасыр башында Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткәч, кулланышка гарәп графикасын, гарәп алфавитын алганнар. Шул чорлардан, ерак бабаларыбыз мәҗүси исемнәреннән арынып, балаларына гарәп исемнәре һәм Коръән сүрәләреннән алынган сүзләрне исем итеп куша башлаганнар.

Гадәттә балага исемне аның колагына муллалар әйтеп кушкан. Бу үткән гасырның утызынчы елларына кадәр шулай дәвам иткән. Шул елларда мәчетләр җимерелеп, дин әһелләре репрессияләнгән, гарәп графикасы башта – латинныкына, аннан кириллицага алыштырылган. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да хакимияткә ВКП членнары (хәзергечә әйтсәк, коммунистлар) килгән. Советлар Союзы чорында җитәкче һичшиксез коммунист булырга тиеш иде. Коммунист булгач син дингә ышанмыйсың бит инде, дингә ышанмагач балаларыңа гарәп исемнәре куша алмыйсың һәм бу ярамый да. Менә шул чорларда татарларда, нигездә коммунистлар гаиләләрендә, балаларына революция белән бәйле Револь, Мэлс, Ленар, Люция, Октябрина, Марсельеза һ.б. исемнәр куша башлаганнар.

Үткән гасыр урталарына кадәр балаларга гарәп исемнәре кушулар булды әле. Менә миңа шул елларда бирелгән Абугали исеменең татарчасы – “әтисе Гали” дигәнне, ә хатынымның Гамилә исеме “эшчән” дигәнне аңлата. Аннары чиста татар исемнәре барлыкка килә башлады: Алсу, Ләйсән, Энҗе, Азат, Илгизәр...
 
“Татарстан яшьләре”нең 2007 елдагы бер санында укучылар җыйган исемнәрдән төзелеп, “Тозсыз исемнәр” дип аталган язма басылган иде. Мин аны, бер кирәге чыгар дип, кисеп алып куйган идем. Исемнәр турында язарга уйлагач, шуны карап утырдым әле. Меңгә якын исем арасында ниндиләре генә юк: континент-океан, тау-диңгез, елга-күл, чәчәк-агач, хайван-кош исемнәре һәм тагын әллә ниндиләре. Исемнәрнең төрлелеге буенча, бөтен дөньяда ук булмаса да, Русиядә татарлар һичшиксез беренче урынны алып торадыр.
 
Җәмәгать, сизәсезме, соңгы вакытларда исем бирүләрнең юнәлеше үзгәреп, балаларга урыс исемнәре кушу модага кереп бара. Сүз уңаеннан әйтеп китү кирәк, ул исемнәрнең күпчелеге греклардан һәм Библиядән алынган. Мөхәммәт өммәтеннән булганнарга Библия сүзләрен исем итеп кушу, минемчә, дөрес тә түгел, гөнаһ та. Инде телебезне генә түгел, татарлыкны билгели торган исемнәребезне дә югалтып барабыз түгелме? Урыс исемнәре кушучыларны эзләп ерак барасы түгел, андыйлар үзебезнең туган-тумача, дус-иш, күрше-тирәләр арасында да бар.
 
Хәзер шундый исемле балаларның киләчәген үзем күргәнчә фаразлап китәм. Мисал өчен Виктор һәм Илья исемнәрен алыйк. Алар үсеп җитеп үз балалары булгач, аларга һич кенә дә Галимҗан, Шәрәфетдин һ.б. татар исемнәре түгел, ә Сергей, Валерий кебек исемнәр кушачаклар һәм киләчәктә Сергей Викторович, Валерий Ильич булып урыс кешесенә әйләнәчәкләр. Кайберәүләр андыйларның фамилияләре барыбер татарныкы булып кала бит дияр. Бүгенге көннәр турында әйтеп тә тормыйм, тарихта да андыйлар шактый. Менә мәсәлән, Карамзин һәм Йосыповлар (Юсупов). Аларның бабалары татар морзалары булган, тик Карамзин – бөек урыс язучысы, ә Йосыпов бөек урыс кенәзе санала.
 
Сүземне түгәрәкләп шуны әйтәсем килә: җәмәгать, кушмагыз балаларыгызга юк-бар, лөгатьсез исемнәр, кушыгыз үзебезнең татарларныкын.
 
Абугали ГАЛИМОВ. Чаллы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»