поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.02.2021 Мәдәният

Азат Кәримов: "Алинә күкрәгемә сыенып елады"

"Гала концерттан соң бүләкләү өлешендә Алинә Прокофьева исеме яңгырады, шулчак мин теге сәхнә артында елап басып торган чибәр кызның Алинә булуын аңладым. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды бу сөйкемле елак кыз. Конкурс узгач, сәхнә артында бер-беребезне тәбрикләп аралашып алдык, мин Алинәнең номерын сорап алдым".

 - Азат, Алинә белән ничек таныштыгыз? 

 
- Безнең танышу кызык булды, үзе бер тарих. Мин Алабугада икенче курста укыганда, Чаллыда беренче тапкыр “Татар моңы” конкурсы узды. Без дә бардык, бәлки әзерлек тә ул кадәр көчле булмагандыр, җырчылардан берәү дә узмады. Күпмедер вакыттан соң укытучыбыз: “Татар моңы-2009” конкурсында Алинә Прокофьева исемле кыз Гран-при алды”, - дип аның чыгышы турыда шаккатып сөйләде. Бу исем үзем дә сизмәстән күңелгә салынды. Алдагы конкурсларга бик җитди әзерләнеп, репертуарга “Уел”, “Рамай” сыман озын көйләр туплап, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова (Әлфия апа үзе дә шунда иде), Фәнис Яруллин конкурсларында катнаштым. Барысында да Гран-при алдым. 2010 елда Башкортстанга “Дуслык моңы”на бардык. Казаннан Алинә Прокофьева бара, диделәр. Чыгыш ясарга чират җиткәч, сәхнә артына килеп бастым. Ә анда бер кыз елап басып тора. Янына килеп өлгермәдем, күкрәгемә сыенып елап җибәрде. “Нәрсә булды?” дип сорагач, “Җырлаганда, бер урында нотаны сузып бетерә алмадым”, - диде. Мин аны тынычландырырга, юатырга тырыштым. Гала концерттан соң бүләкләү өлешендә Алинә Прокофьева исеме яңгырады, шулчак мин теге сәхнә артында елап басып торган чибәр кызның Алинә булуын аңладым. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды бу сөйкемле елак кыз. Конкурс узгач, сәхнә артында бер-беребезне тәбрикләп аралашып алдык, мин Алинәнең номерын сорап алдым. 
 
- Алинәгә шалтыраттыңмы соң?
 
- Ул вакытта йөргән кызым бар иде. Рус кызы иде ул. Ләкин мөнәсәбәтләр бер елдан соң өзелде. Шуннан телефонда “запас”та торган, күңелемә якын дип тойган кешегә - Алинәгә шалтыратырга булдым. Ул теге чакта ук шалтыратуымны көткән икән. Озак кына телефоннан сөйләшеп, бер-беребезне яхшырак өйрәндек. Казанга килгәч очраша идек. Ул Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыды. Кабан күле буенда учаклар ягып ял иткән чаклар әле дә истә. Шулай итеп, очраша башладык. 2010 елда мин Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем.
 
- Сез кайчан өйләнештегез?
 
- 2013 елда никах укыттык. 2014 елда рәсми рәвештә өйләнештек. Туйны Чаллыда үткәрдек. Азалина һәм Гөлмәрьям исемле ике кыз үстерәбез.
 
- Азат, яшь булсагыз да, инде йорт җиткергәнсез. Ярдәм итүчеләрегез бармы?
 
- Алабугада укыганда ук рестораннарда җырчы, ди-джей булып эшләдем. Тәҗрибә тупладым, тавыш кую һөнәрен үзләштердек. Мәҗлесләргә чакыра башладылар. Алабуга көллияте директоры Әлфирә Гыйлмулла кызы мине гел үз улыдай күреп, һәр өлкәдә миңа ышаныч биреп торды. Бүген дә бар яктан да ярдәм итә килә. Казанга килгәч тә, эш бетмәде. Кырмыска кебек тырыштык-тырмаштык. Икенче курста укыганда үз машинабызны алдык. Алинә белән башта авылларда, аннан 2-3 ел тирәсе шәһәр-районнарда концертлар куеп йөрдек. Нигездә театральләштергән концерт ясый идек. Яшьләр генә булуыбызга карамастан, тамашачы аягүрә басып алкышлап озатып кала иде. Мөслимдәге фатирны сатып, Казанның бер бистәсендә җир алдык. Кредит алып, йортны җырчылар, баянчылар, биючеләр, режиссерлар, кыскасы, дусларым белән үз кулларыбыз белән күтәрдек. Декабрьнең карлы-буранлы көнендә түбә яптык. Җил кызарткан бит белән башта дәрескә, кичен концертка чаптык. Ремонтны Алинә белән икәү иңне иңгә куеп башкарып чыктык. Үзең эшләгәч, ул бик кадерле була. Бәлки бу төзелеш эшләре сәхнәдән безне читләштергәндер, әмма без беркайчан да популяр булырга омтылмадык. Башта профессиональ белем һәм рухи яктан үсеп җитү мөһимрәк иде. 
 
- Ни өчен фатир алмадыгыз?
 
- Миндә “фатирмы, әллә йортмы?” дигән икеләнү бөтенләй булмады. Авылда үскән егет буларак, җиргә басып йөрүне кулайрак күрдем. Консерваториядә укыган чакта арендалы фатирда яшәдек. Дәрескә әзерләнгәндә дә җырларга туры килә иде. Күрше фатирда яшәүчеләр безнең тавышка гел зарлана иде. Мин яшәгән фатир Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, театр артисты Роберт Галиевныкы булып чыкты. Бергә яшәүче дустым, җырчы Илнат Фәрхуллин белән Роберт абыйга баргач кына аның фатирында яшәгәнебезне белдем. Роберт абый мине үз баласыдай якын күрде, акча булмаган чакта фатир өчен акча да алмый иде. Мин аны икенче Илһам Шакиров дияр идем. Роберт абыйны да, Илһам Шакировны кебек үк, татар яшәгән һәркайда беләләр. Аның театрында уйнаган артистлар хәзер югары урыннарда эшли. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»