поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.02.2021 Шоу-бизнес

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар: "Өч исерек аркасында тоткарландык"

Татар эстрадасының матур дуэты Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар хәзерге вакытта Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Әмма ялга киткәнче, Хәйретдиновларга шактый киртәләр аша узарга туры килгән. Бу хакта безгә Рамил үзе сөйләде.

- Башка вакытта ялга барганда, 2-3 көн алдан юллама ала идек. Бу юлы бер атна алдан планлаштырдык. Бу ял төрле кыенлыклар, авырлыклар аша бирелде. Эштән дә озак кына җибәрмәделәр. Башта Казаннан очарга тиеш идек, ләкин алай барып чыкмады. Нәтиҗәдә Мәскәүдән очтык. Казаннан Мәскәүгә очучы самолет өч исерек аркасында тоткарланды. Аларны самолеттан куып чыгардылар. Элек ковидка каршы тестны 96 сәгать алдан тапшырырга мөмкин иде. Китәргә ике көн кала, 72 сәгать алдан тапшырырга кирәк, диделәр. Шулай итеп, тестны ике тапкыр тапшырырга туры килде, - дип сөйләде безгә Рамил.
 
Бу күңелсезлекләргә карамастан, Хәйретдиновларның яллары күңелле уза икән. “Рәхәтлек алдыннан Аллаһы Тәгалә әлеге киртәләрне юлыбызга махсус чыгаргандыр дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, һәр мизгелнең тәмен белеп ял итәбез. Гыйнвар ахыры булгач, салкын булыр дип шикләнгән идек, әмма һава торышы искиткеч, монда 27-28 градус җылы. Су да бик җылы. Рәхәтләнеп кызынабыз, инде тәннәр дә карала башлады. Кунакханә дә гаҗәеп. Тирә-якта - мәчетләр”, - ди җырчы.
 
Рамилнең Дубайга беренче тапкыр баруы булса, Рамилә Гарәп Әмирлекләрендә икенче тапкыр ял итә. “Рамилә мине төрле урыннарга йөртә. Кибетләргә алып бара. Дөрес, ул кибетләр хатын-кызларныкы. Миңа монда бик ошый. Сигез көнгә килдек. Гыйнвар ахырында, февраль башында ялга бару – гаиләбезнең күркәм традициясе. Яңа ел алдыннан хәлебездән килгәнчә эшлибез, шуңа күрә гыйнвар ахырында чит илгә барып, көч туплап кайтабыз”, - диде Рамил. Бу юлы балалары Рамиләнең әти-әнисе белән калган.
 
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар якын киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: алар яңа җырлар яздырырга, клип төшерергә, тапшыруларда катнашырга һәм яңа йортларын җиткерергә ниятли. “Исән-сау эшләргә, яшәргә насыйп булсын!” - ди җырчы. 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»