поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.02.2021 Җәмгыять

Хәмдүнә Тимергалиева үзе генә түгел: “Курган”да көненә ничә кеше җирләнә?

Казанның М-7 трассасында урнашкан “Курган” зираты узган ел ачылды. Иң беренче булып анда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева җирләнде. Зиратка барып, андагы вәзгыятьне карап кайтырга булдык.

Без килгәндә, зират ишегалдында трактор кар чистарта иде. Күзебезгә башка адәм әсәре күренмәде дисәм, кайтыр алдыннан администрация бинасында бер хезмәткәргә тап булдык. Шуңа игътибар иттем: зиратта бер кабердә дә чардуган белән кабер ташы юк. Барлык каберләргә язулы такта куелган. Шундый кагыйдәләр.
 
“Курган” зиратының уң ягында мөселманнар, сул ягында христиан кешеләре җирләнә. Биредә VIP дип саналган аллеядә иң беренче Хәмдүнә Тимергалиева, ә аның янәшәсендә Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов каберләре урнашкан. Дөрес, бераз баргач, тагын бер кабер бар, ләкин кар булу сәбәпле, без анда кадәр керә алмадык. Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын җирләү өчен дә аерым аллея бар.
 
Башка каберләр зиратның нәкъ уртасындагы аллеядә урнашкан. Алар узган елның сентябрь аеннан дата буенча җирләнеп барган. Без барган көнне “Курган”да биш кеше җирләнгән булган, аларның икесе – татарлар, өчесе – руслар. Кайвакыт көненә хәтта 11 кеше дә җирлиләр икән. Татарлар белән чагыштырганда, биредә руслар күбрәк җирләнә. Мәрхүмнәрнең 40 проценты – татарлар, 60 проценты – руслар. Бу хакта безгә администрация бинасында утыручы егет әйтте.
 
Егет сүзләренчә, мәрхүмне “Курган”да җирләү 19800 сум тора икән. Хезмәткәрләр 1 метрга 2 метр мәйданны үзләре казып әзерләп бирә. Биредә якын кешең янында урын алып кую мөмкинлеге дә бар. Сүз уңаеннан, җир бәясе – 13500 сум. Кыскасы, мәрхүмне соңгы юлга озату якынча 35 мең сумга төшә.
 
50 елга каралган “Курган” зираты 147,5 мең урынга исәпләнгән, диләр. Зиратның мәйданы коточкыч зур, әлбәттә. Ләкин үлүчеләр саны да аз түгел бит. “Курган”дагы җир кишәрлеге 50 елга ук җитәрме икән? 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»