|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2021 Шоу-бизнес
“Аигел” дуэты Беренче каналда тулысынча татар җыры башкарып чыкты (ВИДЕО)“Аигел” хип-хоп дуэты буларак танылган Чаллы җырчысы Айгөл Гайсина һәм Санкт-Петербургтан электрон музыкант Илья Барамия "Кичке Ургант" тапшыруында чыгыш ясады. Беренче канал эфирында 2020 елның декабрендә чыккан яңа альбомнан "Пыяла" композициясе яңгырады. "Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, әлеге җыр - төркемнең дүртенче альбомы һәм тулысынча татар телендә чыккан беренче иҗат җимеше. "Бары тик минем туган телдә генә, татарча гына сөйләшәсем килгән әйберләр булуын аңладым", - дип уртаклаша җырчы. Видео: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|