|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Мәдәният
«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен җырлар эзләү максаты белән янә «Балачак җыры» бәйгесен башлый«ШАЯН ТВ» каналы янә балалар өчен җырлар эзләп, сәяхәткә чыга. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын бышлый. Өр-яңа шигырьләр, үзенчәлекле көйләр һәм оригиналь яңгыраш – боларның барысын да без «Балачак җыры» бәйгесенең яңа сезонында күрергә телибез. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету.
--- |
Иң күп укылган
|