поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.02.2021 Дин

Диния нәзарәтенең «Ислам. Беренче адымнар» проекты җиденче тапкыр укучылар кабул итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрне җиденче тапкыр укырга чакыра. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Бүгенге көндә дәресләргә иллегә якын кеше язылган. Язылу дәвам итә!Беренче кереш дәрес 13-нче февраль көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт, 3-нче кат) үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк.

Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд тормыш юлы, хәләл-хәрам, хаҗ, уразаның фазыйләтләре һәм тәртипләре белән танышачак. Укулар 27-нче мартта, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Белем бирү татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 13-нче февральгә кадәр эш көннәрендә иртәнге тугыздан (09.00) кичке бишкә кадәр (17.00) +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://taplink.cc/muslimmol

«Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр узучы Галиев мәчетендә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә исәпкә алыначак: белем алучылар медицина битлекләреннән булырга һәм антисептиклардан файдаланырга тиеш.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Алты сезон дәвамында әлеге курсларда 580 кеше белем алды һәм намазга басты.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»