21.09.2010 Мәдәният
КАМАЛ ТЕАТРЫ МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРА
23 сентябрь 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 105нче сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе була. Театрның киләсе сезонга планнары белән танышырга теләүче журналистларны Кече залда көтеп калабыз.
Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры үзенең чираттагы театраль сезонын 2010 елның 1 октябрендә Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле белән ачып җибәрәчәк.