|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2008 Спорт
"МИН ҖИҢӘМ!" ДИП ЧЫГАРГА КИРӘК!Балык Бистәсе районының Яншык, Бәтке, Кече Укмас авыллары Сабан туенда һәр елны бер кеше батыр кала иде – Бәтке авылыннан Николай Моисеев. Чөнки якын-тирәдә аның кебек таза егетне табу кыен. Быел Моисеевны үзеннән ике тапкыр яшьрәк һәм ике тапкыр җиңелрәк Илмир Шиһапов җиңде. Илмир – Яншык егете. Дөресрәге, әтисе Илсур шушы авылдан. Илмир исә Казанда туып үскән, аңа нибары 18 яшь. Татарча көрәш белән ул инде дүрт ел шөгыльләнә. Казанышлары да шактый. – Илмир, үзең авыл егете дә түгел, көрәшкә кереп китәргә сине кем котыртты?
– Нәселдән килгәндер, дип уйлыйм. Аннан соң урамда эшсез селкенеп йөргәнче, спортзалда көрәшүне кулайрак күрдем.
– Тренерың кем?
– Җәүдәт Хөсәенов. Атнасына биш тапкыр күнегүләр ясыйм.
– Нинди призлы урыннар яулаганың бар?
– Казанның Авиатөзелеш районы башлыгы призына үткәрелгән юниорлар арасындагы ярышта – 3 урын, Х.Мортазин призына оештырылган республикакүләм турнирда – 2 урын, Казан беренчелегендә – 1, Татарстанда – 3, Россия беренчелегендә – 5 урын. Күп кенә Сабантуйларда мактаулы урыннарга лаек булганым бар.
– Синең авырлыгың күпме? Нинди үлчәүдә бил алышасың?
– Авырлыгым – 65 кило. 70 килога кадәрге үлчәүдә көрәшәм.
– Шулай да кайчак Сабантуйларда үзеңнән күпкә олырак һәм авыррак көндәшләр белән дә көч сынашырга туры килә икән. Үзем карап тордым.
– Әйе, олы яшьтәге көрәшчеләр ныграк була инде, ләкин, теләк булса, аларга да каршы торырга мөмкин.
– Ниндидер хәйлә белән җиңәсеңме?
– Хәйлә юк түгел, әмма барысын да сөйләп бетермим. Гадәттә, көндәшеңнең биленә сөлге салгач, чамалыйсың инде.
– Ә көрәшче өчен иң мөһим сыйфат нинди?
– Иң мөһиме, көрәшергә чыкканда "мин җиңәм!" дип чыгарга кирәк.
– Кайда укыйсың?
– Казан дәүләт архитектура университетының беренче курсында. Әти гомер буе төзүче булгач, аның юлыннан китәргә уйладым.
– 2013 елда Казанда Бөтендөнья Универсиадасы үткәреләчәк. Анда көрәшне дә кертмәкче булалар. Әгәр барып чыкса, бәлки, син дә катнашырга өлгерерсең?
– Универсиадада катнашу теләгем бик зур. Мин аның белән кызыксынып торам инде. Алла боерса, бәлки, барып та чыгар.
– Әгәр дә берәр егет шушы язманы укып, көрәшче булырга теләсә, аңа ниләр киңәш итәр идең?
– Эшне ашыкмыйча, төпле итеп башларга кирәк. Күнегүләргә зур игътибар бирегез. Ә иң мөһиме, әлбәттә, тырышлык.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|