поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.01.2021 Җәмгыять

Югары Осланда полиция хезмәткәре «урамда» яшәргә мәҗбүр

Республиканың полиция хезмәткәрләре җинаять кылучыларга һәм җинаятькә чакыручыларга каршы быел телекоммуникациион технологияләрне кулланып максатчан көрәшергә җыена.

Уңай бәя
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 28 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында катнашты.
 
 – Узган елны сынаулар күп булды. Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә чит илләрдә ниләр булып беткәнлеген күрәбез. Бездә дә аерым чикләүләр кертелде, санитар таләпләрне бозучыларга 160 мең беркетмә тутырылды. Ялган медицина әйберләре сату очракларына 20 җинаять эше кузгатылды. Республикада Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап 7,5 мең чара үткәрелде, полиция иминлекне тәэмин итте. Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә таксистларны үтерүчеләр тотылды. Кешеләргә һөҗүм итеп талаулар, милеккә ут төртүләр кими бара, – дип, минстрлыкның 2020 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя биреп башлады үзенең чыгышын Рөстәм Миңнеханов.
 
Язмышыңны җимермә
Президент полиция алдында 2021 елда да җитди бурычлар торганлыгын искәртте.
 – Россия Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелә быел. Сәяси көрәш канун кысаларында барырга тиеш. Җәмгыять тынычлыгын бозырга омтылучылар бар. Хакимияткә каршы көчләр балаларны һәм яшьләрне кулланырга омтыла. Социаль яктан имин гаиләләрдәге балалар да коткыга бирешә, – дип, балигъ булмаганнар белән актив эшләргә чакырды Рөстәм Миңнеханов.
 
Министр Артем Хохорин социаль челтәрләрдәге хәбәрләрнең күзәтү астында тотылачагын, канунсыз гамәлләргә чакыруларга катгый чаралар күреләчәген әйтте. Ата-аналарның үсмер балаларының адымнарын күзәтчелектә тотулары, вазгыятьне аңлатулары кирәк. Россиягә каршы көчләрне яшьләрнең киләчәк язмышы һич кысыксындырмый, яшьләр алар өчен бер “корал” гына.
 
Халык акчасына үрелмә
Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен ришвәтчеләргә һәм мошенникларга каршы кырыс көрәш алып барырга кушты.
 – Халыкның банк карталарыннан, интернет аша акча урлауларны чикләргә кирәк. Ришвәтчелеккә бәйле 160 җинаять эше кузгатылды. Юллар төзелешенә, торак фондына зур акчар күчерелә. Илкүләм программаларны гамәлгә ашыруга бирелгән акчаны үзләштерүләр булмасын, – дип кисәтте республика башлыгы.
 
 Артем Хохорин докладында әйтелгәнчә, Татарстанда көн саен уртача 30 кешенең банк картасыннан яки мошенниклык юлы белән акчасын алалар. Атнасына уртача 20 миллион сум (!) зыян ясала. Югары процентларга кызыгып, “финанс пирамидаларында” катнашмагыз. Узган ел 1720 кеше акчасын “пирамида”да юкка чыгарган. Банк картагызның саннарын беркемгә дә әйтмәгез һәм язмагыз. “Компьютер ярдәмендә акча урлаучыларны ачыклаучы бүлекләр технологик яктан һаман да камилләштерелә. Узган ел 713 дистанцион мошенникны тоттык”, – диде Артем Хохорин.
 
Югары Ослан ялгышкан, әй
Татарстан Президенты теләктәшлегендә, районнарда полициянең участок вәкаләтле вәкилләренә торак ярдәме күрсәтелә. Министр Артем Хохорин: “Югары Ослан районында полициянең участок хезмәткәренең торыр урыны юк. Район җитәкчелегенә инде өч ел мөрәҗәгать итәбез, ләкин, хәл бернинди үзгәрешсез”, – дип, мәсьәләне Президентка җиткерде.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка фактны тикшерегә һәм чара күрергә күрсәтмә бирде.
 
Полиция хезмәткәренә торак белән булышмау Мәфтүһа әбине яки Матрена тәтәйне тинтерәтеп йөртү генә түгел шул инде ул.
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 29.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»