|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2021 Мәдәният
Әнвәр Нургалиев: «Әти-әни исән-сау булган вакытлар – иң бәхетле вакытларым булган икән»Бүген Башкортостанның атказанган артисты, татар тамашачысының күңелен яулаган Әнвәр Нургалиевның туган көне. Җырчыга 47 яшь тулды. Шул уңайдан Әнвәр Нургалиевны туган көне белән котлап, хәлләрен белештек. Туган урыны: Башкортостанның Әлшәй районы, Әврүз-Тамак авылында туган
Туган көне: 28 гыйнвар 1974 ел (47 яшь)
Йолдызнамә буенча: Сукояр
Гаилә хәле: өйләнгән (хатыны Ирина, улы – Рафаэль, кызы – Илина)
— Туган көнгә иң зур бүләк сезнең өчен нәрсә?
Күңел тынычлыгы, җылы сүзләр. Гаилә, туганнарым-якыннарымның исәнлеге. Тормышта моннан да кадерлерәк әйбер булмавына инандым.
— Иң истәлекле бүләгегез бармы?
Чын күңелдән бирелгән бар бүләк тә кадерле. Бүген иртәдән бирле котлау сүзләре килеп тора. Инстаграмым тынмый – барысына да җавап та биреп өлгермәм, ләкин тамашачыма чиксез рәхмәтлемен. Минем өчен иң кадерлесе – аларның хөрмәте, аларның яратуын тою.
— Тормышыгыздагы иң бәхетле көн?
Әти-әни исән-сау булган көннәрнең барысы да кадерле һәм бәхетле… Бөтенебез җыелып шау-гөр килеп эшләгән, бәйрәм иткән, ял иткән чакларны искә алам – чын-чынлап бәхетле булу өчен кешегә бик аз кирәк бит.
— Иң зур уңышыгыз нәрсә?
Гаиләм. Таянычым, терәгем алар. Алардан да кадерле һәм якын кешеләрем юк. Мин аларга чиксез рәхмәтле.
— Туган көн — һәр кешенең яңа елы башлана дигән сүз. Яңа елга нинди план, максатлар куясыз?
Минем, гомумән, тормышка карашым үзгәрде. Үземне башкача күзаллыйм хәзер. Әнвәр Нургалиев үзгәрәчәк. Яңа җырлар иҗат итәрбез, башка стильдәрәк булырмын бәлки. Һәм үземә күбрәк игелек кылу, кешеләргә ярдәм итү дигән максат куйдым.
— Бүген туган көнен уздыручыларга теләкләрегез?
— Тазалык телим. Күңел тынычлыгы. Һәрберсе теләгән изге теләкләренә ирешсен иде.
--- |
Иң күп укылган
|