|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2021 Җәмгыять
"1 яше тулганда, улыбызның ишетмәгәнен аңладык"Мөслимдә гомер итүче Илдар Галимов сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз сала. Йөзе елмаюдан балкыган сабый әти-әнисенең иң зур сөенече була. — Озак еллар Казанда яшәдек. Илдарның әтисе белән икебез дә — Саба районыннан. Яшьли шәһәргә китеп төпләндек, — ди әнисе Гүзәл. — Илдар — көтеп алган беренче сабыем. Улыбыз еш салкын тиеп авырды. Дарулар да күп эчте. Ул чорда башка укол кадыйлар иде. Нигә алай эшләгәннәрдер, белмим. Соңыннан, препаратның дозасы артык булып, кан тамырына авырлык килгәндер, диделәр. 1 яше тулганда, Илдарның ишетмәгәнен аңладык. Сау-сәламәт балабызны табиблар гына харап итте. 6 яшенә кадәр Илдар Казандагы махсус бакча-интернатка йөри. Аннан начар ишетүче балалар өчен Бөгелмә шәһәрендәге интернат-мәктәптә укый.
— Илдар янына барып йөрдек, ялларга, бәйрәмнәргә өйгә алып кайта идек. 20 яшенә кадәр шушы мәктәптә белем алды, — ди әнисе. — Анда Илдар кебек укучылар шактый иде. Аларның әти-әниләре белән аралашканда шуны белдем: күп балага кечкенә чакта салкын тигәннән башларына укол ясаганнар. Дөрес кадалмаган укол тискәре нәтиҗәгә китергән.
Гүзәл апа Мөслимгә 1995 елда күченә. Туганы чакыргач, озак уйламыйча, шушы районга кайтып төпләнә.
20 яше тулгач, Бөгелмәдән Илдар да әнисе янына кайта. Егет Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына ярдәмче-эшче булып урнаша. Үз тырышлыгы белән кирпеч салырга өйрәнә, әкренләп оста ташчыга әйләнә.
— Илдар сыман үҗәт, тырыш, тынгысыз кешеләр сирәк. Исем өчен түгел, булсынга дип эшли. Үз тырышлыгы белән ике катлы йорт җиткереп килә. Бүген газ кертү мәшәкате белән йөри. Хөкүмәт эшеннән кайткач, “шабашка”га йөрергә, аннан өендә эшләргә ничек җитешәдер?! Ару-талуны белмәс, ныклы ихтыяр көченә ия, һәрьяклап булган ул! Өен салганда да, маңгайга беркетелә торган фонарь белән яктыртып, инструментларны тешенә кыстырып булса да, берүзе хезмәт куйды. Мондый ир-егеткә ничек сокланмыйсың?! — ди хезмәттәшләре.
Илдарның тормыш иптәше Александра — табиб-педиатр, Ульяновск кызы. Илдар белән уртак танышлары аша таныша.
— Саңгырау кешегә кияүгә чыгармын дип гел уйламаган идем. Язмышыңа нәрсә язылганын белмисең бит. Илдар белән гаилә коруыбызга үкенмим. Бик ярдәмчел, гаилә һәм бала җанлы ке¬ше ул, — ди Александра Галимова.
Инде гаилә коруларына да 6 ел икән. Кызлары Әминәгә — 4, Заринага 2 яшь.
Якыннары җитеш тормышта яшәсен дип көчен жәлләми эшләгән Илдар кебек ир-егетләр — гаиләнең ныклы тоткасы!
Лилия ШӘЙМИЕВА |
Иң күп укылган
|