поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.09.2010 Мәдәният

“БИБИНУР” ФИЛЬМЫ VI ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ ИКЕ БҮЛӘК АЛДЫ

“Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә төп герой Бибинурны уйнаган Г.Камал исемендәге академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова бүләкләнде.

Режиссер Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” фильмы (сценариен драматург Мансур Гыйләҗев язган) VI халыкара мөселман киносы фестивалендә ике бүләккә лаек булды. Ул “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук ““Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә фильмда төп герой Бибинурны уйнаган Г.Камал исемендәге академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова бүләкләнде.

 

Татар матбугат чаралары “Бибинур” фильмы турында күп язды. Алар татарның хәзер "Бибинур" фильмы белән теләсә кайсы дөнья киңлеген иңли торган, теләсә нинди фестивальдә катнашырлык кинобыз бар дип авыз тутырып әйтә алуын билгеләп үтте. “Фәлсәфи тирәнлек, фильмның башы һәм ахыры тәңгәл килү, мистик вакыйгалар белән әсәрнең эчтәлеген ача белү – болар барысы да режиссерның табышы, таланты турында сөйли. Рус телле режиссер Юрий Фетингның татар мохитен шулкадәр нечкә тоемлавы, милли хисләрне күңеле белән аңлый белүе барыбызны да сокландырды”, - диләр матбугатчылар.

 

“Бибинур” фильмының сюжет сызыгы болайрак корылган: инде өлкән яшьтә булган Бибинур төш күрә. Ул тиз арада җомга көнне бу дөнья белән саубуллашырга тиеш икән. Бибинур, үлгәнче, бурычларын биреп бетерергә һәм Мәңгелек белән очрашуга әзерләнергә тиеш. Әмма көтмәгәндә аның авылында криминал белән шөгыльләнүче эшкуарлар һәм җир биләүчеләр пәйда була. Алар иске зират урнашкан җирне табыш китерерлек итеп сатып җибәрмәкче була. Аларның берсе – Җиһангир исемлесе озак еллар чит илдә яшәп кайткан һәм мөл тормышка ияләнгән кеше була...

 

“Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бохараева сүзләренчә, фильмны төшерү җиңел булмаган. “Бу сәхнәдә бу фильмны эшләүдә катнашкан ике йөзләп кеше басып торырга тиеш. Бу - безнең уртак приз, - диде ул, фестиваль бүләген өскә күтәреп. – Әлеге фильм татар авылы, аерым бер татар әбисе турында гына түгел. Ул – безнең бу тормышны ничек яшәвебез хакында”. Светалана Бохараева “Бибинур” фильмының халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүен яхшыга юрады һәм әлеге фильмны дөнья тамашачысына танытуда этәргеч булуын билгеләп үтте.

 

Фильмның режиссеры Юрий Фетинг, үз чиратында, РФ һәм ТР Мәдәният министрлыкларына рәхмәтен җиткерде. Казанда барысының да яхшы булуын, әмма тулы көченә эшләүче киностудиянең булмавын әйтте. Шул ук вакытта Татарстанда бу мәсьәлә белән шөгыльләнүчеләрнең барлыкка килүенә канәгатьлек хисләрен белдерде.

 

Бибинур ролен уйнап, фестивальнең “Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә төп бүләкне алган Фирдәвес Әхтәмова, сәхнәгә чыккач, дулкынланудан берникадәр вакыт сүзен дә әйтә алмый торды. Сүзен бисмиллә белән башлап җибәргән Фирдәвес ханым: “Миңа бөтен әйбер көтмәгәндә килә. Монысы да шулай булды”, - диде .

 

“Татар-информ”


Римма ГАТИНА
Мөселман киносы фестивале
№ | 19.09.2010
Мөселман киносы фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»