|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2021 Фаҗига
Югалган пенсионер ярдәм көтеп өлгерә алмый өшеп үлгән: полиция иртәнгә кадәр көтәргә булганТула өлкәсе полиция хезмәткәрләре берничә сәгать дәвамында ирекмәнгә югалган пенсионерны эзләргә комачаулаган, нәтиҗәдә табар алдыннан өлкән яшьтәге ир салкында туңып үлгән. Богородицкий районының Бегичевский авылында яшәүче 70 яшьлек Александр Сапожников 23 гыйнвар көнне чишмәгә су артыннан киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Төнгә каршы аның күршесе полициягә шалтыраткан, пенсионерның начар күрүе һәм хәтере белән проблемалары булуын, караңгыда кайтыр юлны тапмас дип хәбәр иткән. Полицейскийлар иртәнгә кадәр көтәргә тәкъдим иткән, әмма күршесе көтеп тормаган, “Лиза Алерт” эзләү-коткару отрядының кайнар линиясенә шалтыраткан.
Отряд активистлары заявканы кабул иткән һәм төнге 00.00 сәгатькә югалган ир хакында мәгълүмат җыя башлаган, дәваханәләргә, полициягә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратканнар. Шалтыратып, 20 минут үткәч тә күрше йортына шул тирәдә яшәгән һәм тирә-якны яхшы белгән ирекмән килгән. Югалган ирнең күршесе белән ул пенсионерны бергә эзләргә җыенган, әмма 00.37 сәгатьтә полицейскийлар килгән һәм ирне полиция бүлегенә алып киткән. Анда хокук сакчылары 3 сәгать дәвамында “Лиза Алерт” отрядының эш ысуллары хакында “тәрбияви” әңгәмә үткәргән.
“Шул вакыт эчендә полиция хезмәткәрләре югалган ирне эзләү буенча бернинди чаралар да күрмәгән, ул гына түгел, башкаларга да эзләү мөмкинлеге бирмәгән”, – ди “Лиза Алерт” эзләү отрядының урындагы җитәкчесе Сергей Юстус. Полицейскийларның кеше югалу турында гариза кабул итү теләге юк иде, ди ул.
Башка волонтерлар белән эзләүләр бары тик 04.00 сәгатьтән соң гына башланган. Волонтерлар белән беррәттән торак пунктка полицейскийлар, гариза язучы һәм беренче ирекмән дә кайтып төшкән. Эш өч маршрут буенча алып барылган: чишмә тирәсеннән, авыл эченнән һәм зират буеннан (күптән түгел анда югалган Александр Сапожниковның якын туганын җирләгәннәр). Пенсионерның гәүдәсен 04.55 сәгатьтә тапканнар. Ул әле суынып та өлгермәгән булган...
"Күзләре начар күрү аркасында ул сукмактан читкә тайпылгандыр, караңгыда юлны таба алмыйча, хәле бетеп, туңып үлгәндер, мөгаен. Эзләүләр ким дигәндә 00.37 сәгатьтә башланса, ул, бәлки, исән дә калган булыр иде”, – ди Юстус.
Эчке Эшләр министрлыгының Тула өлкәсе буенча идарәсендә әлеге вакыйга буенча тикшерү эше башлаганнар.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: www.fotoprizer.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|