|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2021 Мәгариф
Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән23 гыйнварда Казанның 130нчы мәктәбендә булган хәлгә бәйле рәвештә тикшерү үткәрелгән. Ашханәдәге аш пешерүчене эшеннән читләштергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Ашханәдә булган хәл – һич тә ярамый торган гамәл. Аш пешерүче үз аңлатмасында ата-аналар сурәтләгән фактны таныды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге мәктәптә укучы бер баланың әнисе язган хәбәр чыккан иде. Хатын-кызның түбәндәге күренешкә ачуы килгән: аш пешерүче, пилмәнне идәнгә төшереп җибәргәннән соң, аны укучылар өчен ризык әзерләнә торган кәстрүлгә салган, дип яза агентлык.
Идарәдә раслауларынча, әлеге хилафлыкны 11 гыйнварда Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләрдә керткән ата-аналар тарафыннан туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.
«Бу чараның алга таба да җитешсезлекләрне бетерергә һәм туклануны оештыру процессын камилләштерергә ярдәм итәчәгенә өметләнәбез», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Бүгенге көндә әлеге аш пешерүченең вазифасы вакытлыча ашханәдәге башка хезмәткәрләр арасында бүленгән. Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|