поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.01.2021 Милләт

Татар халкы генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат

Мәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат булган. Күңелсез хәбәрне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте ирештерде.

Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче, гомер буе төрле династияләрнең килеп чыгышы һәм туганлык тарихын өйрәнгән Адил Беляевны соңгы юлга иртәгә, 27 гыйнвар көнне, озатачаклар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, галимне Даниловск мөселман зиратында хатыны янына җирлиячәкләр. 
 
Адил Бакый улы татар династияләре турында мәгълүмат җыю һәм аларның шәҗәрәләрен төзү эшен 15 яшендә үк башлый. Аның күпьеллык эше берничә китапка кергән.
 
Үз китаплары өчен автор ике тапкыр Мәскәү өлкәсе Губернаторы А.Ю. Воробьев премиясенә лаек булган.
 
Белеме буенча Адил Бакый улы - төзүче. Россиянең атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советының Дәүләт премиясе лауреаты. Күп кенә әһәмиятле объектлар төзүдә катнашкан.
 
1932 елның 5 октябрендә Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә туган. Мәктәпкә Таҗикстанда укырга керә, аннан Самаркандада (Үзбәкстан) төзелеш техникумын тәмамлый. Урта Азия политехника институтында югары белем ала. Институтны тәмамлагач, Сәмәркандка әйләнеп кайта. Мәскәү инженер-төзелеш институтында аспирантураны тәмамлый. 
 
1997 елның августында аңа «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә.
 
Адил Беляев күп еллар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарларының иҗтимагый тормышында актив катнашты. 
 
Аның ике кызы, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»