поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.01.2021 Киңәш-табыш

Яшел Үзәндә мәетне соңгы юлга озату, кабер казуны түләүле итәргә теләү аркасында бәхәс чыккан

Яшел Үзән районының Норлат авылында мәетне соңгы юлга озату, кабер казуны түләүле итәргә теләү аркасында бәхәс чыккан. Моны халык авылдагы ике мәчетнең уртак тел таба алмавы аркасында туган аңлашылмаучанлык дип саный. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, бу мәчетләрнең хәзрәтләре белән элемтәгә чыктык.

“Хәмзә” мәчетенә халык мулла итеп авылдашлары Илшат Гайнетдиновны сайлап куйган. “Мөслимә” мәчетен Илгизәр хәзрәт Хәйруллин җитәкли. Ул аны әнисе хөрмәтенә салдырган. Низагның сәбәбе — мәет җирләү, кабер казуны түләүле итәргә дигән фикерне кем әйткәнен төгәл ачыклап булмады. Ләкин бу турыда сүз чыкканы хак, авылда Яшел Үзәннән килгән мөхтәсиб катнашында әлеге дин мәсьәләләренә кагылышлы җыелыш та узган. Халык фикерен исәпкә алып, барысы да элеккечә калган, түләүле хезмәтләр кертелмәгән.
 
“Мөслимә“ мәчете имам-хатыйбы Илгизәр Хәйруллин:
— Түләүле хезмәтләр булдыру ниятебез юк иде. Бу хакта бер тапкыр да җирле үзидарәгә кереп әйтмәдек. Халык, зиратны шәхси кулларга күчерергә телиләр, дип тә уйлаган. Монысы бөтенләй башка сыймаслык хәл. Авыл җирлегенә караган җирне үз милкең итү юридик яктан да мөмкин түгел. Моны авыр кичердем. Аллаһы Тәгалә яхшырак белүче, барысын да үз урынына куяр, дип үземне тынычландырдым, — ди ул. Кабер казу, мәет юуны түләүле итүгә килгәндә, аның үз аңлатмасы бар. — Еш кына кайбер авылларда кабер казырга кеше булмый, күбесе шәһәргә китеп эшли. Бигрәк тә кыш көне кытлык, мәет юучылар да кимеп бара. Якынын соңгы юлга озатучы кабер казучыны эзләп йөри алмый бит. Бу эш ирекле, кешенең үз теләге белән башкарылырга тиеш, көчләп кабер казыту дөрес булмас. Әгәр әлеге хезмәтләр өчен җаваплы белгечләр, аерым кешеләр билгеләнсә, халыкка җайлырак булыр иде, бәлки. Бу хезмәтләрдән акча эшләп була дип башыма да китергәнем юк, ике иңемдә ике фәрештә диктофон сыман яздырып бара. Ялганларга хакым юк, Аллаһ каршында җавап бирәсем бар, сәдаканың ун сумын да үзем өчен тотмыйм. Аны зиратны чистарту, тәртиптә тоту өчен кулланабыз. Аллаһ разый булсын. Шөкер, җитештә яшибез. Раббым мохтаҗларга ярдәм итеп, башкаларга биреп яшәргә насыйп итсен иде, — ди ул.
 
“Хәмзә” мәчете имам-хатыйбы Илшат хәзрәт Гайнетдинов фикеренчә, авыл җирендә мәет җирләү эшләрен түләүле итү — халык арасында тавыш чыгара, бердәмлекне бетерә торган гамәл.
— Элек-электән авыл халкы бергә җыелып, борынгы гадәт буенча мәетне соңгы юлга озаткан. Бу — мөселманнарның бурычы. Мин диннең бизнеска әйләнүенә каршы. Кайбер районнарда, мәсәлән, Яшел Үзәндә, Буада кабер казыган өчен акча алалар дип ишеткән идем. Шәһәрдә мәетне соңгы юлга озату 50-100 мең сумга җитә дип сөйләгәннәре дә бар. Әмма бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдыру дөрес түгел, кеше¬дә игелек булырга тиеш. Кайберәүләр очын-очка ялгап яши. 90 % халык кредит түли. Кеше кинәт үлергә мөмкин. Акчасы булмаганнар нишләсен? Мәетне бакча башына чыгарып күмсенме? Мәет юучылар, бигрәк тә ирләр кимеп бара. Авылда без икәү генә. Беркайчан акча сорап алмыйбыз. Сәдака бирсәләр, мәчет кирәк-ярагына тотабыз. Рәхмәт, мәчетне халык яшәтә, — ди Илшат хәзрәт.
 
“Әллә җиргә кытлык булганга, зиратларны түләүле итәргә телиләрме?” дигән соравыма Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков: “Зиратта җир һәрчак җитәчәк”, — дип җавап бирде.
— Уйлап карагыз, авыллар йөзәр, меңәр ел яши. Зиратлары бер. 25-50 елда кеше мәете таркалып бетә, аның өстенә икенче мәетне җирләргә рөхсәт ителә. Гадәттә, мәетне яндыру яклы кешеләр, экология өчен көрәшәбез дигән булып, зиратлар арта, җир бетә, дип сөйләргә ярата. Ләкин җир беркайчан да бетми. Ә яндыру мөселманнарга ярамас, — диде ул.
 
Казанда 30 дан артык зират исәпләнә. Кайберләре ябык, тулган. Мәетне соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәтә торган махсус ритуаль хезмәтләр эшли. Менә монда чынлап та бизнес. Җаның ни тели: мәрхүмне эконом, премиум класс буенча да җирләргә була. Кабер казу тирәнлегенә карап бәяләнә. Бер метр казу — 1000 сум. Баксаң, үзең исән чакта ук бу оешма белән килешү төзеп куярга була икән. Ул документ юридик көчкә ия. “Иң арзан җир Киндери зиратында. Кабер казып, җирләп бирү 22 мең сумга төшә. Арча зиратында җир өчен 50 меңнән артык сорыйлар. Исән чакта 40-50 мең сум үлемтеккә әзерләп куегыз инде. Дөнья хәлен белеп булмый бит, коронавирустан яшьләр дә күп үлә”, — дип саубуллашты минем белән ритуаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәре.
 
Шәһәрдә дә, авылда да мәетне бер тиенсез генә соңгы юлга озатып булмый анысы. Ритуаль хезмәтләрдәге кебек үк булмаса да, татарларда мәет юган, кабер казыган өчен сәдака бирү гадәте бар. Туган-тумачасы булмаганнарга күршеләре, авылдашлары бу саваплы эштә ярдәм итә. Ничек кенә булмасын, мәетне шәригать кануннары буенча, кулдан килгәнчә соңгы юлга кадерләп озата алсак иде.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 26.01.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»