поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.01.2021 Матбугат

30 ел элек “Камышлы хәбәрләре” газетасының беренче саны дөнья күрде

Камышлы районында басма матбугат нигезе үткән гасырның утызынчы елларында ук салынган булган. Ул вакытта Камышлыда ике газета чыгып тора – татар телендә “Югары уңыш өчен” һәм рус телендә “Путь к коммунизму”. Район газетасы сугыш елларында да чыгуыннан туктамый, Бөек Җиңүне якынайту эшенә үз өлешен кертә. Сугыштан кайта башлаган ветераннар да үзләренең иҗат җимешләре белән бергә халыкта патриотизм хисләре тәрбияләргә булышалар.

Камышлы районкасының җаваплы сәркатибе булып эшләгән Екатерина РЫНДИНА (МЕХНО) шуларның берсе. Ул 1958 елда сугышта күргәннәрен «Путь к коммунизму» газетасы редакциясендә эшләүче талантлы журналист Лилия Шәфигуллинага сөйләп бирә. Соңрак Лилия Шәйхулловна «Волжский комсомолец», «Волжская коммуна», «Самара сегодня» басмаларында эшләп таныла, Россиянең атказанган хезмәткәре исеменә лаек була.

- Сугыш башланган көнне үк, тәүлек эчендә, редакция эше хәрби җайга салынды, - дип сөйләп китә Екатерина Мехно. - Беренче көннән үк бастыручы Зәки Гаязовны, типография җитәкчесе Александр Сальниковны, “Югары уңыш өчен” газетасының бөш мөхәррире Нәби Забировны, аның урынбасары Юнысовны, җаваплы сәркатип Сафа Әхмәтшинны, корректор Сәгыйть Әхмәт-шинны сугышка алдылар. Алар берсе дә әйләнеп кайтмадылар, Ватаныбыз өчен һәлак булдылар. Бераздан хәреф җыючылар Закир Насыйров, Анна Юина һәм бухгалтер Кәримә Сәлахетдинова сугыш утына керделәр. Хезмәткәрләр саны күзгә күренеп кимеде - тик редактор һәм секретарь гына утырып калдылар...

“Путь к коммунизму” газетасының баш мөхәррире булып озак еллар Василий Павлович Деваев эшли. Газетаның һәр номеры сугыш сводкалары, якташларыбызның фронттан килгән хатлары һәм Совинформбюро сводкалары белән ачыла. Шулай ук колхоз, предприятиеләр эшенә дә күп урын бирелә.
 
- Район газеталары өчен махсус яңалыклар төнге радио аша тапшырылып торды. Шулай итеп, оператив яңалыклар халыкка район газеталары аша килә иде. Эшебезнең мөһимлеген аңлап, газеталарны вакытында укучыга илтеп җиткерергә тырыша идек, - дип дәвам итә сүзен Екатерина Мехно.
 
- Шуны да исәпкә алырга кирәк, бүгенге кебек техника юк иде бит. Яңалыклар башта машинкада басыла, аннары гранкалар җыела һәм полосага куела, ә станок кул көче белән хәрәкәткә килә иде. Шуңа күрә штатта машина әйләндерүче дип аталган должность та бар иде.
 
Иртәдән кичкә кадәр эшләнгән эшебез бик авыр булды, ял-фәлән күрмәдек. Полосаларны лампа яисә шәм яктысында укый-төзәтергә туры килде. Хәтта редакциянең мичен ягу өчен утынны да үзебез әзерләдек. Районның башка оешмалары хезмәткәрләре белән беррәттән колхоз эшләренә дә чыга идек. Дүрт ел буе шулай яшәдек. Ләкин берсе-бер зарланмады, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Чөнки аңлый идек - фронтта тагын да кыенрак, без шушы эшебез белән Җиңү көнен якынайтабыз.
 
9 майда мин, ТАСС хәбәрләрен алу өчен, эшкә төнге сәгать икегә килдем. Приемниктан өлкә газеталарына тапшырылучы яңалыкларда Германия капитуляциясе турында хәбәр иттеләр. Шулай итеп, Камышлыда мин беренче булып Җиңү яңалыгын ишеттем.
 
Иртәнге сәгать биштә, бу яңалыкны район газеталары өчен биргәндә, минем нервылар киеренкелеге чиктән ашкан иде – һәр күзәнәгем калтырый сыман. Үзем язам, үзем бүлмәнең халык белән тулуын ишетеп торам. Ирләре сугышта булган Еникеева, Тимофеева, Семикольнова апалар язганнарымны кулымнан тартып алалар, алар артыннан тагын, тагын кешеләр килә, һәрберсенең Җиңү хәбәрен үз күзләре белән укыйсы килә...
 
Шатлыклы көн иде бу. Ләкин көтеп алынган Җиңү көнендә безгә, редакция хезмәткәрләренә, төнгә кадәр эшләргә туры килде. Материалларның бер өлешен - газетада, сыймаганнарын листовка рәвешендә бастырып чыгардык. 10 майның иртәсендә иң ерак авылларда да бу хәбәрне укып шатланды халык, редакция телефоны бер минутка да тынып тормады. Камышлы якларына Җиңү хәбәре менә шулай килеп иреште... - дип тәмамлады сүзен Екатерина Мехно.
 
Илүсә ГАЙНУЛЛИНА.
 
(«Камышлы хәбәрләре»)
 
"Камышлы хәбәрләре" газетасының хәзерге редакциясе. Басканнар (сулдан уңга) версткалаучы Руслан ПОЛУКАРОВ, "Нур" телевидениесе дикторы Айсылу БӘДРЕТДИНОВА, баш мөхәррир -Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ; утырганнар - Рәйсә ТӨХБӘТШИНА, хәбәрче - Илүсә ГАЙНУЛЛИНА, җаваплы сәркатип - Ирина МАКАРОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 26.01.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»