|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2010 Мәдәният
“ЧАБА ПОЕЗД, ЧАБА ТУГАН ЯККА ТАБА...”25нче сентябрьдә “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә “Чаба поезд чаба, туган якка таба...” дигән концерт-тамаша күрсәтеләчәк. Әлеге тамаша җыр-моңга гына түгел, юморга да бай булачак. Концертта татар эстрадасының якты йолдызлары белән бергә чит төбәкләрдә гомер кичерүче татар җырчылары да катнаша. Концертны оештыручылар әйтүенчә, тамашаның максаты – бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерү. Бөтен сценарий шул поездга корылган дисәк, бер дә ялгышмабыз. Чөнки әлеге поезд бөтен Россияне генә түгел, хәтта Үзбәкстанны да айкап, ахыр чиктә Татарстанга кайтып төшәчәк. Тамашачылар поезд белән бергә Иваново – Пермь – Мари Иле – Түбән Новгород – Мәскәү –Фәрганә һәм, ниһаять, Питрәчтә тукталышлар ясаячак. Һәр станциядән җырлы-моңлы поезд берәр артистны пассажир итеп алачак. Әйтик, Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар туган яклары Мари Иле тукталышында, Гүзәл Уразова – Пермьдә, Илдар Хәкимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар – Башкортстан станциясендә, Халидә Бигичева – Түбән Новгород, ә Наилә Фатехова Мәскәүдә утырачак. Ә инде ИлСаф белән Илсөя Бәдретдинова һ.б. җырчылар Татарстан районнарында туып-үскән пассажирлар ролен үтиячәк.
Тамашаны Замирә Гәрәева һәм “Мунча ташы” актеры Әнфис Кәлимуллин алып бара. “Мунча ташы” артистларының тимер юлы, перрон, купе, гомумән, поезд тематикасына кагылышлы мәзәкләре дә тамашачыларны һичшиксез елмаерга мәҗбүр итәр.
Поезддан төшеп калмыйм дисәгез, “Чаба поезд, чаба туган якка таба...” концерт-тамашасын 25нче сентябрь көнне 17 сәгать 5 минутта “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында карагыз!
|
Иң күп укылган
|