|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2021 Фаҗига
Чаллы янында машиналар бәрелешкәннән соң әнисе кулында булган 4 айлык сабый һәлак булганЧаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, яшь бала үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Чаллыдан үз хәбәрчесе сөйләде. Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган. Агентлык язуынча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта» машинасындагы 4 айлык бала һәм аның әти-әнисе зыян күргән. Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.
Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте вакытында әнисе баланы ашату өчен махсус бишегеннән алган булган.
--- |
Иң күп укылган
|