|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2021 Криминал
Студентканың битенә тибә-тибә тукмаганнарБашка сыймаслык хәл: Башкортстанда студенткалар курсташ кызны тукмаган, берсе бу хәлне камерага төшереп торган. Башта кызны камера алдында гафу итенергә мәҗбүр иткәннәр, ә аңа кадәр ботинкалары белән битенә тибеп-тибеп тукмаганнар. Алия исемле кызны кыйнау кадрлары республика ПТУларының берсенең чатында пәйда булган. Видео социаль челтәрләрдә дә тиз таралган.
Видеоны караучылар аның тоташ сүгенү сүзләреннән торуы турында әйтә. Алияны билгесез сәбәпләр аркасында урамга алып чыкканнар һәм камера алдында тукмый башлаганнар. Кыз торырга итә, әмма аны тагын төртеп егалар һәм гафу үтенергә мәҗбүр итәләр... Роликның азагында хәлдән тайган кыз камера алдында гафу үтенә.
Әлеге вакытта хокук саклаучылар зыян күрүченең шәхесеy һәм видеоязма кадрлары буенча бу хәл булган урынны ачыкларга тырыша.
Чыганак: bash.news
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|