поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.09.2010 Җәмгыять

КҮМЕЛМИЧӘ КАЛГАН МАЛАЙ

“Сиңа тормышта кем кадерлерәк: әниеңме, балаңмы, әллә үзеңме? Куркыныч туганда башта кемне коткарыр идең?”

Яшьтәшем һәм сабакташым Альберт шундый сорау биргәч, бермәл аптырап калдым. Кызының гыйбрәтле язмышы турында кыскача гына искәртеп алгач, дустым тагын шаккатыргыч сүзләрен әйтеп куйды:

 

– Менә кызым Нәсимә үз баласын коткарганда хәтта ирен дә кызганмаган.

 

Бу гыйбрәтле хәл турында төгәлрәк белү өчен, вакыйга булган төбәккә юл тоттым. Тик Нәсимә белән Каюм, күршеләре әйткәнчә, эштә иделәр. Менә берникадәр вакыт көткәч, чандыр гәүдәле һәм кыска гына буйлы Нәсимә кайтты. Әтисенең авылдашы булуым турында белгәч, шатланып куйды. Өйгә чакырды, тиз генә чәй әзерли башлады.

 

Уемда Нәсимәнең гыйбрәтле язмышы. Аннан тизрәк шул турыда ишетәсе килә. Хуҗабикә, мине сыйлый-сыйлый, бөтенләй ачылып китеп, башыннан кичергән вакыйганы сөйли.

 

– Каюм белән яратышып өйләнештек. Килен булып төшкәч, яхшы гына тормыш корып җибәрдек. Бер елдан кызыбыз Айгөл туды. Турысын әйтергә кирәк: Каюмның әнисе (авыр туфрагы җиңел булсын) белән эшләр пешмәде. Теләсә кемнең имеш-мимешенә карап, ул тормышыбызны бутады. Каюм да, бердәнбер малай булгангамы, әнисе сүзеннән чыкмады, – дип башлады ул.

 

Өч елдан соң Нәсимә малай таба. Бу әти кешегә зур шатлык тиеш булса да, Каюм бер дә куанмый. Аның җанын нәрсәдер борчый.

 

– Бу хәлгә бик гаҗәпләндем, – ди Нәсимә, – ләкин Каюм бернәрсә дә сиздерми. Каенана гына “аждаһа”га әверелде. Бала тудыру йортыннан кайткач, хәтта хәл белергә дә килмәде. Ун көн үткәч кенә күренде. Нәкъ шул вакытта “бәбәй ашы” күтәреп, авылның тел бистәсе, гайбәтче Гиздениса карчык та бусагадан атлап керде. Баланы кулына алып: “И бигрәк Гамилгә охшаган. Ул борыннары, күзләре, коеп куйган Гамил инде”, – диде дә, – тфү-тфү, шаярып кына әйтәм, чынга ала күрмәгез тагын”, – дип, көлеп җибәргән булды. Тыңлап торган каенанага бу сүзләр җитә калды. Мине Каюмга хыянәттә гаепләргә кереште. “Чучка фермасы мөдире Гамил белән типтерәсең, малаең да шуннан туган, уйнаш җимеше...”, – тагын әллә ниләр әйтте. Гамил абыйның бер дә гөнаһысы юк. Ферма мөдире буларак, үзем тырышып эшләгәч, хезмәт хакын тиешенчә генә яза. Шуңа күрә акчаны башкаларга караганда күбрәк алам. Ә хезмәттәшләремнең моңа ачуы килә. Көнләшүдән авылга гайбәт тараталар.

 

Гиздениса карчык сүзен әнисе Каюмга җиткерә. Икенче көнне ул эштән иртәрәк кайта: “Әйдә, урманга барабыз, әнә, халык капчыклап чикләвек ташый, без дә җыеп кайтыйк”, – ди.

 

– Яшь бала белән ничек чикләвек җыеп булсын инде? – дим.

 

– Бишеге бар, йоклый ул, – ди.

 

Мине күндерде. Кулына капчык алды, көрәк тә тотты.

 

– Нигә ул көрәк, – дип сорыйм.

 

– Кирәге чыгып куяр әле.

 

Урман авылга терәлеп тора диярлек. 10-15 минуттан барып җиттек.

 

– Бар син, чикләвек җыя тор, – диде ул, – бала минем янда калсын. Мин багана төбе казый торам. Урманчы Әхәт абый кушкан иде.

 

Аны-моны уйламыйча, чикләвек куакларында йөрим, ә йөрәк түзми, бала уяныр да елар шикелле. 15-20 минут үткәч, Каюм янына чыктым. Ул чокырын казып бетергән, ләкин бер дә багана төбенә охшамаган – озынча.

 

– Нигә аны озынча итеп казыдың? – дим.

 

– Шулай кирәк, алып кил балаңны, менә шушы чокырга күмәбез, миңа Гамил малае кирәк түгел.

 

Күз алларым караңгыланып китте. Тере килеш ничек бала күмәргә инде?! Әллә акылдан яздымы икән бу Каюм?

 

Тәгәрмәчле бишектән баланы алып, Каюмга бирдем. Ул чокырга таба китте, сабыемның бер тавышы чыкмый, изрәп йоклый. Ә мин тиз генә җирдә яткан көрәкне алып, аның яссы ягы белән каты итеп Каюмның башына суктым. Ул гөрселдәп җиргә ауды. Сабыемны тиз генә кулга тотып, урман эченә таба йөгерәм. 150-200 метрлар тыным беткәнче чапкач, аунап яткан агачка абынып төпкә егылдым. Шуннан соң бернәрсә хәтерләмим. Күпме ятканмындыр, һушны югалтканмын. Бала елаган тавышка гына айнып киттем. Аны яхшылап төреп, озак итеп имездем. Аннары баланы күтәреп алга таба киттем. Кырык чакрым ераклыктагы туган авылга кайтып, әти-әни янына сыенырга уйладым. Барам да барам, урман бетте. Юлга килеп чыктым. Бәхеткә, сөт ташучы машина килеп туктады. Аңа кереп утырдым. Үзем сер бирмәскә тырышам. “Балам кинәт кенә авырды, менә сырхауханәгә алып барам”, – дигән булам.

 

Район үзәгенә җиткәч, үзебезнең авылдан килгән машинага утырып, әти-әниләр янына кайттым.

 

Килен булып төшкән авылдан бернинди дә хәбәр юк. Үзем куркам. Каюмны көрәк белән бәреп үтермәдемме икән. Башка әллә нинди уйлар керә. Бер көнне көзгегә карап, кап-кара чәчләрем агара башлаганын күреп, хәйран калдым.

 

Әти-әнигә барысын да сөйләп бирдем. Алар мине юата, кайгырмаска куша.

 

Ике ай үтте дигәндә, авылга Каюм килде. Ялына-ялвара, әнисе сүзенә карап, нинди зур вәхшилек ясарга җыенуына үкенә. Гафу итүне сорый. Сөйләгәндә Каюмның күзләреннән яшь тама. Мескенне кызганып та куйдым. Кеше сүзе, гайбәте аркасында хаталанды бит ул. Тагын бер айдан соң Каюм янына кайттым. Үзе килеп алды, “яңа килен” булып төштем.

 

Авылда теге вакыттагы урмандагы хәл турында әллә нинди имеш-мимеш, әкиятләр уйлап чыгарганнар. Имеш, Каюм белән Нәсимәне урманда төрмәдән качкан кешеләр талаган. Хатыны белән баласын алып киткәннәр, Каюмны күмеп куймакчы булып, чокыр казыганнар. Урман каравылчысы килеп чыккач кына, яман ниятләрен башкарырга өлгермәгәннәр, качканнар. Каюм да урманда нәрсә булганын яшергән.

 

Каенана да басылган. Ярарга тырыша. Мин дә җаена гына барам, Каюмга көрәк белән суктым ич. Һәр як та үз гаебен сизә.

 

Ләкин каенанадан ничек тә үч алу уе күңелдән китми. Ниһаять, шундый көн килде. Әни казлар суйды һәм өмәгә мине дә чакырды. Бардым.

 

– Килен, йолкый тор, күршеләргә дә әйтим әле, – дип, өйдән чыгып китте.

 

Әһә, үч алырга вакыт җитте. Базны ачып, казларны шунда төшердем. Озак та үтми каенана да кайтып керде.

 

– Кая казлар? – ди бу.

 

– Әнә, базга очып төштеләр, ачып кара! – дим.

 

Ул базга төшүгә, капкачын ябып куйдым. Өйгә кайтып киттем. Каенана анда төн буе акырып-бакырып яткан. Иртән үзен тоткынлыктан күршеләр кереп кенә коткарган. “Әллә нинди кешеләр базга салып куйды”, – дип алдашкан бичара.

 

Хәер, хәзер берәүгә дә ачу да, үч тә сакламыйм. Барысы да үз урынында. Узган ел каенана гына үлде.

 

Азнакай районы, Урсай авылы.


Роберт ЗАРИПОВ
Безнең гәҗит
№ --- | 15.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»